+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 февраль 2025, 02:25

"Кайтарып булса, башкача эшләр идем..."

Әнвәр Нургалиев туганнары белән мөнәсәбәте турында сөйләгән.

«Туган тел» телеканалында «Сер итеп кенә» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев белән әңгәмәләште.  Туганнары белән мөнәсәбәтләре турында сорауга Әнвәр болай җавап бирде:

"Минем ике абыем һәм ике апам булды. Апалар белән гел яхшы мөнәсәбәттә булдык, абыйлар белән сикәлтәле булды. Нигә икәне аңлашылып та бетмәде. Бер абыем хәзер мәрхүм. Хәзер кайтарып булса, сөйләшер идем, яңача эшләр идем. Аның үз сәбәпләре булды. Әни һәрвакыт: «Алар дөрес булмаса да, балам, абыйларың бит, син беренче бар, син дәш», – ди торган иде. Миннән тормаган сәбәпләр булса да, мин дус яшәр идем. Хәзер бер абыем гына калды. Аның белән дә төрле чаклар була.

Нигәдер апалар белән минем мөнәсәбәтләрем әйбәтрәк. Нәрсәдән икәнен мин аңлый алмыйм. Рәисә апамны да, Лилия апамны да якын итәм. Туганнарга беркайчан да ачу була алмый, сөйләшәсеңме, сөйләшмисеңме ул барыбер күңелгә якын. Җан тартмаса, кан тарта, ул күңелдә яши. Барыбер бердәм, бергә булырга кирәк. Барысы да үтә дә китә. Менә нинди заманнарга килеп җиттек. Бер карында булган җаннар мал дип дөнья куып... Инәйләр рухы шат булсын өчен, ничек кенә булса да туганнар белән тату яшәргә кирәк", – ди җырчы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас