Әлшәй районына күчеп килгәч, мин чын мәгънәсендә чагу төсләр һәм гаҗәеп бизәкләр дөньясына эләктем. Районның һәр почмагында һәркемне, Салават күперенең җиргә сибелгән аллы-гөлле нурлары кебек, кулдан сугылган паласлар каршы ала. Һәр палас үзенчәлекле, кабатланмас бизәкле, һәрберсенең үз тарихы бар. Чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләрен иҗат итүчеләр бу паласларга үз осталыгын гына түгел, күңелен дә сала.
Мин сәгатьләр буе паласның гармония тудырган бизәкләренә карыйм. Бу паласлар йорт эчен генә бизәп калмый, ә буыннан-буынга тапшырыла торган сәнгать әсәре һәм урындагы йолаларның бер өлеше дә булып тора.
2021 елда мин беренче тапкыр “Гасырларны гасырларга бәйләүче җеп” башкорт паласы фестивалендә булдым. Белүемчә, ул 2010 елдан ук уздырыла. Бу күргәзмәдәге чагу паласлар яныннан үткәндә күңелемнең җылылык һәм горурлык хисе белән тулуын тойдым. Аларның һәркайсы мине аның тарихына кагылырга, палас сугучыларны якыннан танып белергә чакыра иде. Бу паласлар – осталарның үзенчәлекле һәм кабатланмас сәнгать әсәрләре. Аларның һәр бизәге, һәр җебе буыннарны тоташтыра торган тарих һәм йола белән сугарылган. Мин тукучыларның осталыгына, һәр бизәкне нәзакәтле, ниндидер жылылык белән башкаруына игътибар иттем һәм гади материалдан уникаль әсәр тудыра алуларына сокландым.
Фестивальдән соң, илһамланып, мин дә бу һөнәргә өйрәнергә булдым. Үземә туку станогы сатып алдым, бу мавыктыргыч эштә ул минем тугры юлдашым булды. Канатланып осталык дәресләренә йөрдем, гаҗәеп туку дөньясына чумдым, алар минем өчен яңа иҗат офыкларын ачты. Һәр дәрес чын сәяхәткә әйләнде: мин борынгы һөнәрнең нигезләрен үзләштереп кенә калмыйча, аның бай тарихы белән дә таныштым. Башкортстанның барлык төбәкләреннән жыелган тәҗрибәле осталар белән әңгәмәләшкәндә, мин аларның дәртенә һәм эшкә бирелгәнлегенә хәйран калдым. Тукучылар үз серләре белән уртаклашты, кулланылган бизәкләрнең һәр-кайсының тирән мәгънәсе һәм символикасы турында сөйләде. Мин аларның һәр бизәкнең үз әһәмияте, хис-кичерешләрне һәм тарихны ничек җиткерә алуы турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладым. Бизәк – берничә геометрик фигурадан торган үзенчәлекле орнамент, ул ыру билгесе, хат, яшерен юллама, программа. Аны үзгәртергә ярамый, бары тик бер паластан икенчесенә күчерәләр, төсләрне үзгәрткән хәлдә дә бизәк төзелешен саклап калу – борын-борыннан килгән төп канун. Бизәк сайлау да шулай ук паласның кемгә тәгаенләнүенә бәйле. Осталык дәресләре туку серенә генә түгел, ә материалны тою, аның текстурасын һәм төсен аңлау мөһимлегенә дә өйрәтә. Осталар җепләрне ничек дөрес сайларга, бәйләнешле бизәкләр булдырырга кирәклеген күрсәтәләр, һәм мин бу һөнәргә торган саен ныграк гашыйк була барам.
Мин бигрәк тә үземнең остазыма – Закирә апа Воронцовага рәхмәтлемен. Бу һөнәргә ул әнисеннән өйрәнгән, балалары, оныклары да – палас сугучылар. Шуны да әйтергә кирәк, Закирә Хәлиулла кызының 3 яшьлек оныгы да кечкенә станок артында тырышып палас сугарга өйрәнә. Закирә апа миңа файдалы киңәшләр бирә, хаталарымны аңлата, җепне тоярга, туачак бизәкне һәм паласны тулаем күз алдына китерергә өйрәтә.
Палас сугу – ул һөнәр генә түгел, сәнгать һәм шәхси кичерешләр үрелеп барган тулы бер фәлсәфә икәнлегенә иманым камил. Һәр яңа эшем белән бу борынгы сәнгатькә бөтен күңелем белән гашыйк булуымны аңлыйм. 2024 елда мин фестивальгә үземнең беренче эшемне куйдым, ә аны мин өч ай суктым!..
Хәзер станок артында утырып мин палас кына сукмыйм, һәр җепкә күңел җылысын үреп, үз тарихымны тудырам. Камиллеккә юл озын һәм катлаулы булуын беләм, тик бу һөнәр минем өчен мавыгу гына түгел, мине илһамландыручы сәнгать, тарих, һәм, әлбәттә, халкыбызның борынгы йоласы белән бәйләнеш ысулы да булып тора.
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.