-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2025, 14:10

"Мәңге күңелебездә булырсың!"

Бүген Эльмира Сөләймановага 43 яшь тулган булыр иде. Аны "ВКонтакте"дагы төркемендә дә җылы искә алалар.

"Мәңге күңелебездә булырсың!"
"Мәңге күңелебездә булырсың!"
"Талантлы, тыйнак, чибәр иде Эльмира. Үзенең мәңге онытылмаслык җырлары гына калды". "Яратабыз һәм яратачакбыз, безнен кунелләрдә мәңге булырсың. Тыныч йокла!". " Ходай түземлек бирсен! Эльмиракайны яратмаган кеше булмагандыр. Онытырлык тугел!"   "Күңел кошыбызның туган көне бүген. Догада булыйк, дуслар. Бары тик дога кирәк аңа. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, рухы шат, караңгы гүрләре якты булса иде. Туганнарына, гаиләсенә сабырлык телибез", – дип язалар дуслары. 

Җырчының туган көне уңаеннан, якты истәлегенә багышлап, «Татар радиосы» аның үзе исән чакта яңгырамый калган эксклюзив җырын тәкъдим иткән. Ул "Авылым каеннары" дип атала. 


Фото: җырчының шәхси төркеме аккаунтыннан.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас