Сафинның концертында бер ханым ире белән сәхнәгә менгән.
«Безнең авылда минем иремне «Сафин» дип йөртәләр. Туган-тумачалар да шулай әйтә. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсә: «Габделфәт Сафин бит бу», - дип, тукталып кала. Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә», – дип сөйли ханым.
Габделфәт Сафин, чынлап та үзенә бик нык охшаган «игезәге» белән кочаклашып күрешә.
Бу иргә 54 яшь икән. Мин дә шул яшьтә, ди җырчы.
«Минем яшь бара. Бөтен Россия буйлап аны гына җибәрәм хәзер. Молодец, Данис Сафин», – дип көлдерә халыкны.
«Карале, тач мин бит, әйеме? Охшаган прәме. Каблук кисә әзрәк, корсак үстерсә чүт кенә. Нәкъ мин! Менә алдан үтеп китте. Мин әйтәм, мин түгелме соң бу?» – дип үзе дә аптырашта калган Габделфәт Сафин.
Чыннан да, охшаган бит? Халык социаль челтәрләрдә төрлечә фаразлый бу хәлне....
Фото: видеодан скриншот