Зинира һәм Ризат Рамазановлар Татарстанның атказанган артистлары булды. Бу шатлыклары турында алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.
Артистларның үзләренә бу яңалыкны Казандагы концертларында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова җиткергән.
Былтыр октябрьдә аларга Башкортстанның атказанган артистлары исеме бирелгән иде.
Чын күңелдән котлыйбыз!