+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 февраль 2025, 08:20

"Тамашачылар чыгып китә башлады..."

Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл килеп чыккан.

"Тамашачылар чыгып китә башлады..."
"Тамашачылар чыгып китә башлады..."
Учалыда концерт карарга җыелган халык тамаша башланчы таралышырга тотынган. Моңа кинәт янгын сигнализациясе кабыну сәбәпче булган.

«Концертта мәзәк хәл килеп чыкты. Без, гадәттә, томан эффекты куллануыбыз турында алдан кисәтеп куябыз. Күрәсең, бу юлы әйтергә онытканбыз. Сигнализация концертка әзерлекнең иң кызу мизгелендә кычкырырга тотынды. Сәхнәгә чыгарга барысы да әзер иде инде. Тамашачылар, тавыштан куркып, урыннарыннан торып чыгып китә башлады. Менә шулай, томан эффекты урынына көтелмәгән махсус эффект килеп чыкты – чып-чын эвакуацион драйв», – дип язган Ришат әлеге хәл турында социаль челтәрләрдә.

Барысын да аңлатып, халыкны залга яңадан кертеп утыртырга туры килгән.

 

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас