+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 февраль 2025, 10:45

"Ашкадар"га - 15 яшь!

«Ашкадар» мәдәният-мәгърифәт каналы 7 февральдә тапшырулар башлануга 15 ел тулуны билгеләп үтте.

"Ашкадар"га - 15 яшь!
"Ашкадар"га - 15 яшь!


Ул Башкортстан радиосының структур бүлекчәсе буларак ачылды һәм тәүлек буе Уфада һәм республиканың якын-тирә районнарында тапшырулар алып бара. Канал өчен милли мәдәниятне үстерү, гомумкешелек кыйммәтләрен, патриотик рухның гуманизм идеяләрен пропагандалау һәм тыңлаучылар өчен уңайлы эмоциональ мохит булдыру принципиаль бурыч булып тора.
Мәдәниятнең төрле өлкәләрендәге белгечләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә радио теге яки бу мәсьәләләр буенча компетентлы комментарийлар тәкъдим итә. Радио республикадагы башкорт һәм татар халкының социаль актив өлешенең мәгълүмати-музыкаль ихтыяҗларына юнәлтелгән.
"Ашкадар" радиосының 15 еллыгы республиканың төп театр сәхнәсендә – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында узды. Театр актерлары башкаруында театрлаштырылган тамаша каналның барлыкка килүе, аякка басуы һәм бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде. Чараны Башкорт опера һәм балет театры, филармониянең профессиональ артистлары, дәүләт курайчылар ансамбле, Стәрлетамактан «Ашкадар» фольклор-эстрада төркеме, шулай ук үзешчән артистлар үзенчәлекле чыгышлар белән бизәде.
Юбилей уңаеннан "Ашкадар» - 15 ел эфирда" китабы дөнья күрде, радиоканалның гимны язылды.

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас