+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 февраль 2025, 16:55

Гаскәровчылар - Кремль сараенда

11 мартта Мәскәүдә Кремль сараенда Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле «Дөнья халыклары биюләре» дип аталган программа белән концерт күрсәтәчәк.

Гаскәровчылар - Кремль сараенда
Гаскәровчылар - Кремль сараенда


Башкаланың йөрәгендә, Дәүләт Кремль сараеның легендар сәхнәсендә беренче тапкыр чын мәгънәсендә уникаль вакыйга – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең «Дөнья халыклары биюләре» программасы белән концерты булачак.
Нәкъ менә 1939 елның 11 марты коллективның туган көне дип санала – бу көнне Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров хәзерге вакытта аның исемен йөрткән Башкорт дәүләт бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Кремль сараенда ансамбльнең 85 еллыгына багышланган искиткеч концерт юбилей елының якты тәмамлануы булачак.
Кремль сарае сәхнәсендә коллектив зур юбилей концерты тәкъдим итәчәк. Бу бөтен дөнья халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә чуму, искиткеч сәнгать белән ләззәтләнү һәм бу кичне онытылмаслык итү өчен менә дигән мөмкинлек.
Билетларны партнерлар кассаларында һәм Кремль сараенда сатып алырга мөмкин: https://kremlinpalace.org/events/solnyy-koncert-gaant-im-fayzi-gaskarova-tancy-narodov-mira

Фото: Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле сайты


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас