“Кызыл таң” журналистларының төрле бәйгеләрдә даими җиңү яулап, гәзитнең абруен күтәреп торуы - сөенечле хәл.
Бу юлы хезмәттәшебез Гөлнара Гыйлемханова матур уңышка иреште: ул "Казан утлары" журналы һәм Татмедиа үткәргән хикәяләр конкурсында җиңү яулады!
Без, “Кызыл таң”чылар, аны бу матур җиңүе белән чын күңелдән тәбриклибез. Яңа үрләр, зуррак уңышлар телибез!
Әфарин, Гөлнара!
Фото Гөлнара Гыйлемханованың шәхси архивыннан.