+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 февраль 2025, 07:25

"Без дә живой кеше бит..."

Вадим Захаров яшереп-нитеп тормаган, туп-туры җавап биргән.

Баксаң, аның сәхнәгә эчеп чыккан чаклары да булган икән. «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында ул шушы сорауга да җавап биргән.

«Сәхнәгә эчкән килеш чыкканың бармы?» – дип сорый алып баручы Әбри Хәбриев.

«Нәрсә эчкән килеш?» – дип, башта җырчы сорауны аңлап та бетермәгәнгә салыша.

«Сүз исерткеч эчемлекләр турында барадыр инде. Эчкән килеш, дигәч, безнең халыкта беренче ассоциация шул», – ди Әбри.

«Дөресен әйтергә кирәк бит инде?» – ди Вадим.

«Дөресен әйтергә кирәк», – ди алып баручы.

«Бар! Балалык дип әйтимме соң инде мин аны. Яшьлек юләрлеге беләнме... Аның нәрсәсен яшерәсең инде. Без дә «живой», тере кешеләр бит», – ди җырчы тапшыруда.


Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас