Каран авыл мәдәният йортында татар халкының үзенчәлекле һәм матур бәйрәмнәре еш үткәрелә. Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Ергизова онытылып барган йолаларны барлап, аларга яңа сулыш өрә. Күптән түгел үткән “Самавыр бәйрәме” шундыйлардан.
Элек-электән самавырлы йорт – ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә күңелләр чиксез куаныч белән тула.
Бәйрәмгә килгән кунакларны урамда ук кайнап утырган самавырлар каршы алды. Тәмле төтен исе клуб эченә кадәр кереп, чәйләрнең искитмәле тәмле булуын искәртте.
Ә клуб фойесында җаның нинди самавырдан чәй эчәргә тели – барысы да бар иде. Иң борынгы самавырлар күршебез Илсур Шәяхмәтовта саклана икән. Тарих белән кызыксынуы аны бик күп борынгы әйберләрне җыеп, саклауга этәргән.
Айрат Мансуровның музее белән бик күпләр таныш, безнең дә аны барып күргәнебез булды. Чыннан да, күп вакыйгаларны чагылдырган ядкәрләрне табарга була анда. Әлбәттә, самавырлары да күп һәм музей хуҗасы аларның тарихы белән дә таныштырып үтте. Әлеге күркәм гаилә үлән чәйләре дә әзерли.
Яңа Актау авылыннан Язирә Әмирханова да бәйрәмгә бик матур өстәл әзерләгән, самавырлары да бик күп иде. Уңган хуҗабикә чәй янына күптөрле тәмле ризыклар да пешергән иде. Яңа Актау урманының акланнарыннан җыйган төрле-төрле үләннәр дә тәкъдим итте ул.
Бәйрәмгә Татар тарихи-мәдәни үзәге дә күргәзмә әзерләп, үз өлешен кертте.
Кул эшләре остасы Ләйсән Хөсәенова күптөрле материаллардан эшләнгән күргәзмәсен тәкъдим итте.
Бәйрәмдә катнашучылар самавырларының тарихы белән таныштырды, һәркайсы алар белән бәйле истәлекләрне барлады. Бәйрәмне “Миләшләр” ансамбле җыр-моң белән бизәде. Килгән кунаклар һәрбер самавырдан ясалган хуш исле чәйләрдән авыз итте.
Бәйрәм җылы, эчкерсез мохиттә бер тында үтте. Ә уртада – бәйрәмнең хуҗа-сы – Самавыр утырды.
Ирина ЕРГИЗОВА.
Бүздәк районы,
Каран авылы.