+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 февраль 2025, 10:19

Китапларны сөю белән бүләк итегез!

Иртәгә, 14 февральдә, Халыкара китап бүләк итү көнендә, «Китап» нәшрияты «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортостандагы филиалы һәм Башкортстан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә «Сөю белән китаплар бүләк итегез» акциясен башлап җибәрә.  

Китапларны сөю белән бүләк итегез!Китапларны сөю белән бүләк итегез!
Китапларны сөю белән бүләк итегез!

Ел саен республика халкы бу изге башлангычта актив катнаша. Узган елларда акция ярдәмендә китаплар балалар үзәкләренә һәм Республика клиник онкодиспансерына тапшырылды.

Быел акция Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Җыелган барлык китаплар сугыш ветераннарының һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренең республика клиник госпитале өчен «Ватанны саклаучылар» фонды филиалына тапшырылачак.

- Китаплар - рухландырырга, юатырга һәм яңа офыклар ачарга сәләтле күңел даруы ул. Безнең яклаучыларыбызга батырлыклары өчен рәхмәт белдерәсебез килә, – диде оештыручылар.

Ничек катнашырга? 14-23 февраль көннәрендә «Китап» нәшриятының кабул итү пунктларына китаплар алып килергә була. 2022 елдан да соңга калмыйча чыгарылган бик яхшы хәлдәге басмалар кабул ителә.
Акциягә кушылыгыз һәм мохтаҗларга китаплар бүләк итегез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас