+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Бер җыр тарихы

Артистларга да җиңел түгел. Гауга артыннан гауга чыгып кына тора...

Бер җыр тарихы
Бер җыр тарихы

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә «Төтеннәр» җыры тарихын язган.

«Тамашачы нәтиҗәне генә күрә, тик һәр җыр артында бик зур хезмәт тора. Җырны чыгару да зур кертемнәр сорый, моннан кала, әле юридик сораулар бик күп вакытны һәм көчне ала. Авырлыкларга карамастан, җыр яңгырарга тиеш», – дип яза ул.

Артист сүзләренчә, «Төтеннәр» җырының тарихы кызыклы. Җырчының администраторы Илгиз бу җырны «ВКонтакте»да  Ришатка җибәргән. Аңа ошаган.   Интернеттан авторларын эзләп тапканнар. Шалтыратып җырларга рөхсәт алганар.  

"Очраштык, фикер алыштык, ул үзен җырның авторы дип атады, миңа бәяне әйтте. Җырны сатып алдык.

Җырны бер чарада җырлаганнан соң, безнең янга аранжировщик Нияз Вәлиев килде. «Егетләр, шәп килеп чыккан! Мин – бу җырның авторы!» – ди.  Аптырап калдым. Җырны сатып алган кешегә шалтыраттык. «Теләсәгез нишләгез, акчаны кайтармыйм», – ди. «Алайса, судка мөрәҗәгать итәбез», – дигәч, кайтарды», – дип яза Ришат Төхвәтуллин.

Менә шундый хәлләр. 

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: