Уфа “Нур” татар дәүләт театрын “җырлаучы театр” дип юкка гына әйтмиләр. Әлеге коллективта, чынлап та, оста актер булудан тыш, үзләрен җыр эстрадасында танытканнар да бихисап. Моннан тыш, театр репертуарында җырлы спектакльләрнең дә булуы моңа дәлил булып тора. Лина Фирдәвис кызы да – театр һәм эстрада сәхнәсендә бердәй уңыш яулаган артистларның берсе. Әңгәмәдәшем белән аның тормыш сәхифәләрен барладык.
Балачак
Җыр-моң яратучы гаиләдә туган бала бишектән үк моң илендә тибрәлә. Роза белән Фирдәвис Бәдретдиновлар гаиләсендә туган чем кара чәчле, уймак кына борынлы, пешкән чияне хәтерләткән иренле, күзләре нур чәчеп торучы кызчык та әтисенең баян тавышын, әнисенең моңлы җырларын тыңлап үсә.
– Әнием йорт эшләрен башкарганда, аш-су бүлмәсендә дә гел генә халык җырларын җырлый, ә әтием баянда бик оста уйный иде. Аларның парлап “Галия белән Заһир” җырын башкаруы әле дә күз алдымда. Әтием Илеш районының Кужбахты авылында туып-үскән. Әтием ягыннан туган тиешле кешеләрдән мәдәният өлкәсендә танылу алган шәхесләр дә бар. Алар арасында Русия эстрадасы йолдызы Алсу Сафина, күренекле композитор Резеда Әхиярова бар. Әтиемнең икетуган абыйсы Ришат – бүген Германиядә танылган музыкант. Уфадагы сәнгать институты каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә өченче сыйныфтан укый башлавым да әтиемнең тәкъдиме буенча булды. Үзем дә каршы килмәдем, чөнки балачактан җырларга ярата идем. Мин әлеге мәктәптә укый башлагач та әтием иң сыйфатлы һәм кыйммәт фортепиано сатып алды. Әйткәндәй, ул әле дә әниемнең фатирында тора һәм яхшы уйный.
Кызганыч, әтием кыска гомерле булды. Миңа 12 яшь булганда ул бакыйлыкка күчте. Әнием ике бала белән тол калды. Абыем Радик белән мине ялгызы аякка бастырды. Тик абыемның да гомере кыска булды – ул 29 яшендә арабыздан китте. Бу ачы кайгыларны әнием иңнәрендә күтәрсә дә, сынмады, сыгылмады. Бүген ул Уфада яши, оныклары өчен кадерле картәни булса, минем өчен ул – киңәшче дә, тәнкыйтьче дә.
Һөнәр
Булачак һөнәремнең нәкъ сәхнә белән бәйләнәчәген яхшы белсәм дә, театр артисты булырмын дип уйламый идем. Күбрәк җыр сәнгатенә тартылдым, шуңа унынчы сыйныфта укыганда Уфа сәнгать институтында укыткан данлыклы педагог Миләүшә Мортазинага күренергә булдым. Ул мине тыңлап карагач, тавышымның матур, сыгылмалы икәнлеген әйтте, тик вокал бүлегенә укырга тәкъдим итмәде. Мин озак уйлап тормадым һәм мәшһүр актриса һәм педагог Гөлли Мөбәрәковага күрендем. Ул минем җырлаганны тыңлагач, һичшиксез, театр бүлегендә укырга кирәклеген әйтте. Шулай итеп, мин Уфа сәнгать институтына укырга кердем, бер үк вакытта мәктәпнең унберенче сыйныфында да укыдым.
Салават театры өчен махсус курсны тәмамлагач, 1996 елда диплом эшен якларга шул шәһәргә киттем. Әлеге театр исеменнән фестивальдә катнаштым. Анда мин финалда композитор Салават Низаметдиновның җырын башкардым. Салават абый, җырлавымны ишеткәч, миңа киләчәктә җыр сәнгатеннән аерылмаска тәкъдим итте һәм Уфага чакырды. Үз чиратымда, мин, Салават театры җитәкчелеге белән сөйләшеп, мине кире башкалага җибәрүләрен үтендем. Шулай итеп, мин Яшьләр театрында эшли башладым, бер үк вакытта концертларда да катнаштым.
Салават Низаметдинов белән актив хезмәттәшлек иттек. Үз вакытында зур популярлык казанган җырлар яздырдым, клипларда төштем. Берничә композиция “Ел җыры” лауреаты булды. 1997 елда “Урал моңы” Халыкара конкурсында икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладым, ә “Аманат” республика конкурсында “Көт мине” җыры белән тамашачылар сөюе призына лаек булдым. Идрис Кәлимуллин җитәкләгән “Сәйяр” төркеме белән гастрольләргә дә йөрдем. Җырларым “Юлдаш”, “Роксана” радиоэфирлары аша тапшырылып тора. Соңгы иҗат җимешләремнең берсе – Резеда Зарипова сүзләренә иҗат ителгән “Яна йөрәк” җырын Руслан Хисаметдинов белән дуэтта башкарабыз. Моның өчен хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Гөлфия Юнысова сүзләренә Роза Сәхәветдинова иҗат иткән “Бәпеч кайтты” җыры – радио дулкыннары аша иң еш яңгыраган җырларымның берсе.
“Нур”
“Нур”га килгәнче Сибай филармониясенә эшкә урнаштым. Бик күп гастрольләрдә йөрдек, үз тамашачым барлыкка килде. Әйтергә кирәк, тормышымның бу өлешендә мин иҗади эзләнүдә идем: җыр эстрадасында калыргамы, әллә инде театрдамы? Сибайда ике ел эшләгәч, Уфага кайтырга булдым һәм театрны сайладым.
“Нур” театрына эшкә килүемне Ходайның рәхмәте һәм әтиемнең рухы белән бәйле дип кабул итәм. “Нур”га килгәч, үземне туган йортыма кайткан кебек хис иттем. Коллектив шулкадәр җылы кабул итте, һәм мин җиң сызганып эшли башладым.
Гадәттә, актрисадан “Иң яраткан ролегез бармы?” – дип сорыйлар. Кайсыдыр ролемне аерып кына әйтәсем килмәсә дә, “И, мөкатдәс, моңлы сазым” әдәби-музыкаль спектакльдәге җырлы Зәйтүнә ролен билгеләр идем. Сәхнәгә чыгарган һәр образым, ролем өчен режиссерларга рәхмәтлемен. Әлбәттә, һәр актрисаныкы кебек үк, уйныйсы килеп тә уйный алмыйча калган рольләрем дә бар. Моңа мин тыныч карыйм. Бу дөньяда сиңа язган әйбер булса, Ходай юлларыңны ача. Ә инде сиңа тиеш түгеленә кешеләр юлына аркылы төшеп, үҗәтләнеп ирешелсә, икенче яктан каерып ала. Шуңа ни генә булса да, һәр нәрсәне тыныч кабул итә белергә кирәк.
“Нур”га килгәч, композитор, искиткеч сәләтле шәхес Афәрим Акчурин белән таныштым. Ул минем вокал буенча педагогым да. Афәрим абый, вокал серләренә төшендереп кенә калмыйча, халык җырларына сөю дә тәрбияләде. Хәзер инде минем репертуарда “Гөлҗамал”, “Сәхрә”, “Зиләйлүк” җырлары да бар.
Гаилә
Студент елларымда кияүгә чыгып, гаилә кордым. Озакламый улыбыз туды. Ә инде Илнурга бер яшь тулгач, аерылыштык. Бер-береңне аңлап, көнләмичә яшәгән парлар гына гомерле була. Әнием үрнәгендә барлык көчемне биреп, улымны тәрбияләргә, укытырга тырыштым.
Улым минем үрнәктә сәнгать юлыннан китте. Уфа сәнгать училищесын, М. С. Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлады. Үзенең проектлары, һөнәрендә казанышлары бар. Бүген режиссерлыкка да укып йөри. Әлмәт кызы Лиягә өйләнеп, матур гаилә корды, уллары Оскар үсеп килә.
Инде улым үсеп, үз юлын тапкач, мин Викторны очраттым һәм нәкъ аны гомерем буена эзләгәнемне аңладым. Гаилә кордык, бер-бер артлы кызларыбыз Зоряна белән София туды. Әйткәндәй, без Кырмыскалы районының Кабак авылында – әниемнең туган төбәгендә яшибез. Анда шәһәрдәге ыгы-зыгы юк, саф һава, үз ихатабыз һәм бакчабыз.
Хатын-кыз өчен иң мөһиме – аның гаиләсе. Шуңа иремә, балаларыма күбрәк вакыт бүлеп яшисем килә. Минем районнан йөреп эшләвемә күпләр аптырый. Шулай да шәһәрдән читтә яшәүнең уңай якларын күбрәк күрәм. Мәсәлән, рольләремнең текстларын мин юлда кабатлыйм, ятлыйм.
Тормыш фәлсәфәсе
Тормышта кешеләргә ышанычны югалтырга ярамый. Нинди генә авыр чак булса да, бер-береңә ярдәм итәргә, ялгышларны кичерә, гафу итә белергә, тагын бер мөмкинлек бирергә, Ходайдан гафу үтенергә кирәк. Үз мисалымда шуны да әйтер идем: беренче ирем белән аерылышсак та, мин аны гафу иттем. Без аралашып яшибез. Иң мөһиме – әти белән ул арасындагы үзара мөнәсәбәтләр сакланды.
Һәр ананың теләге – дөньяларыбыз имин булып, балаларыбызның тыныч күк астында яшәве. Махсус хәрби операция тәмамланып, ир-егетләребезнең һәркайсы исән-имин туган җирләренә, гаиләләренә, әти-әнисе, хатыны, балалары янына кайтсын иде.
Ниндидер сәбәпләр белән тормыш юлында адашкан кешеләр булса, алар, үз юлларын табып, матур гомер кичерсен! Гомумән, һәр кеше бу дөньяга матурлык орлыклары калдырырга туа, минемчә, – ди Лина Ганиева.
Зөһрә ИСЛАМОВА.