Чара «Башкортстан урылары соборы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге белән берлектә оештырыла.
Программада Уфа сәнгать училищесы студентлары, шулай ук танылган башкаручылар, шул исәптән Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Үзәнбаева һәм опера җырчысы Любовь Буторина чыгыш ясаячак. Кичә кунаклары М. Глинка, Н. Римский-Корсаков, А. Даргомыжский һәм башка композиторларның урыс шагыйрьләре шигырьләренә язылган әсәрләрен тыңлаячак.
Чараны Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Замрий алып барачак.
Фото: Башинформ