«Үкенгән адымнар була, чөнки эшләгән кеше һәрвакытта да ялгыша. Иң мөһиме – вакытында туктый белергә кирәк.
Берәрсен үпкәләтсәм, рәнҗетсәм, һәрвакыт килеп гафу үтенәм. Миңа авыр түгел. Мәрхүм әтием гел: «Улым, гафу үтенергә оялма. Чын ир-егет сүгәргә дә, килеп, гафу үтенә белергә дә тиеш», – дип әйтә торган иде.
Үземә карата тәнкыйтьне дә яхшы кабул итәм. Дөрес, характерымның кайсы ягына эләгүенә карап. Матур гына килеп, Фирдүс, шундыйрак теләгем бар, дип әйтсәләр, кабул итәм. Элегрәк тәнкыйтьне тыңлый идем. Хәзер нәрсәнең дөрес икәнен үзем дә аңлый башладым инде. Аннары, әгәр минем концертта тәнкыйть булмаса, ул Тямаев концерты булмый бит. Минем концерт аска төшеп киткән була», – дип сөйли җырчы "Туган тел" каналындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан