+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 февраль 2025, 10:23

Яныбай Хамматовка почта конверты багышладылар

Язучы Яныбай Хамматов башкорт һәм илебез әдәбиятында зур эз калдырган.  

Яныбай Хамматовка почта конверты багышладылар
Яныбай Хамматовка почта конверты багышладылар

Аның әсәрләре тарихи вакыйгаларны, шулай ук башкорт халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен төгәл тасвирлау белән аерылып тора. Быел танылган прозаикка 100 яшь тулган булыр иде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елда әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү турындагы указга кул куйган иде.

Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә язучыга багышланган почта конвертын тәкъдир итү юбилей чараларының берсе булды. Китапханә язучының китаплары күргәзмәсен әзерләде.

— Бу - минем өчен бик әһәмиятле вакыйга, — дип белдерде тантанада катнашучыларның берсе, язучының оныгы Алсу Хамматова. - Бу конвертларның бөтен Русиягә таралуы бик символик, үз вакытында бөтен Советлар Союзына Яныбай Хамматов романнары таралган кебек. Алар беркайчан да китапханәләрдә һәм китап кибетләре киштәләрендә ятмаган. Бу — халкыбызның героик үткәнен бөтен ил укучыларына җиткерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән зур язучының истәлегенә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге.

Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе директоры Ленар Шәфыйков билгеләп үткәнчә, республика өчен мөһим вакыйгаларны һәм кешеләрнең исемен мәңгеләштерүче конвертлар сериясен милли-мәдәни продукт дип санарга мөмкин.

Тулырак: https://resbash.ru/articles/kultura/2025-02-13/pisatelyu-yanybayu-hammatovu-posvyatili-pochtovyy-konvert-4120404

Фото: Альберт ЗАГИРОВ

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас