Уфадагы 70 яшьлек юбилеена багышланган концертта Ризван Хәкимовның иҗатташ дуслары, ул зур сәхнәгә чыгарган һәм хәзер үзләре дә татар-башкорт эстрадасында йолдыз булып балкучы җырчылар катнаша.
Концерт барышында сәхнәгә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чыгып, тамашачыларга сөенечле хәбәр җиткерде: танылган композитор, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган артисты Ризван Хәкимовка "Башкортстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирелүен әйтте һәм бүләкне тапшыруга тамаша залы дәррәү алкышларга күмелде.
Ризван Хәкимов – татар-башкорт эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын тапкан, үз җырчылары булган танылган композитор, автор-башкаручы. Ул – тыйнаклыгы, әдәплелеге, сабырлыгы, үзгә моңы, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары белән миллионлаган күңелләрне әсир иткән шәхес.
Ризван Хәкимов — яшь, сәләтле егет-кызларны үз канаты астына алып, зур сәхнәгә чыгаручы да. Алар арасында инде халык артисты исемен яулаган җырчылар да бихисап.
“Кызыл таң” гәзитенең якын дусты Ризван Галимҗан улын гомер бәйрәме һәм дәрәҗәле исем бирелүе белән ихлас котлап, аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат чишмәсенең киләчәктә дә ургылып агып торуын, яңадан-яңа җырлар иҗат итүен телибез!
Фото: Фәнис Гәрәев