+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 февраль 2025, 07:10

"Атказанган" дип әйтмәделәр...

Шундый дәрәҗәле исем алгач, аны сәхнәдән дә әйттерәсе киләдер инде ул... 

"Атказанган" дип әйтмәделәр...
"Атказанган" дип әйтмәделәр...
Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева  белдерүенчә, Уфада узган “Татар җыры” фестивалендә күңелсез хәл булган: алып баручы сәхнәгә чакырганда  аның  күптән түгел алган “атказанган артист” исемен атамаган.

Бу хәл Гөлназга ошамаган һәм ул шундук социаль челтәрләрдә үзенең канәгатьсезлеген белдергән, дип яза мәгълүмат чаралары.

– Артистны көлеп игълан итү – “төпкә мәтәлү". Аеруча шундый дәрәҗәле чарада. Аларның үз-үзен тотышы, сөйләү рәвеше – барысы да әзерлексез чыгулары турында сөйли. “Татар җыры” дәрәҗәсендәге чара “банкет мәзәкләре” белән чуарланмаска тиеш, – ди ул һәм үз чыгышын игълан иткән алып баручыны, “банкет алып баручысы”, дип атый.

“Гөлназ моңа кадәр безгә чит түгел иде. Аны үзем чакырдым – тагын бер тапкыр чакырыйм әле, дип уйладым… Үз башыма чакырганмын. “Атказанган” дип әйтергә ярамадымы әллә”, дип сөйләнеп сәхнәгә чыгуына гаҗәпләнгән идем аны, – дигән чараны алып баручы Айрат Ильясов. – Шуннан соң ул миңа хәбәрләр язып җибәрде. Мин исә: “Синең фанатың түгелмен, нинди исемнәргә ия булуыңны, нәрсәләр эшләвеңне каян белим? – дип җавап бирдем. “Нәрсәдер әйтергә телисең икән, кил дә әйт. Әмма мондый тавыш чыгарырга… Ярый, үзе дә аңлар, бәлки”, – дип язган ул социаль челтәрдәге аккаунтында.

Фото социаль челтәрдән алынды.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас