Әлеге чарада замандашларыбыз Рөстәм Сабитов һәм Нур Даутовның бүген республиканың композиторлык мәктәбе горурлыгын чагылдыручы әсәрләре яңгыраячак.
Концертта Башкортстанның халык артисты, Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты Әлфия Кәримова (сопрано) катнаша. Дирижер - Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков.
“Башкорт музыкасының алтын битләре" Уфа сәнгать училищесының Пушкин урамында урнашкан концертлар залында республикабыз мәдәниятен һәм сәнгатен яратучыларны көтә.
Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Тулырак мәгълүмат сайтта: WWW.GASORB.RU