+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 февраль 2025, 02:05

"Алда елмаеп торып, арттан пычак кададылар"

Алсу Фазлыева  бик күңелсез уйларга бирелгән.

"Алда елмаеп торып, арттан пычак кададылар""Алда елмаеп торып, арттан пычак кададылар"
"Алда елмаеп торып, арттан пычак кададылар"
"Кайчак кешеләргә артык ышануыма мин шаккатам. Бигрәк беркатлы, тиз ышанучан кеше инде мин… Тормышымда кем белән генә очрашмадым да, кем белән генә аралашмадым.

Бурычка дип акча алып торып, аннан «кара исемлек»кә тыгып куючылар, синең алда елмаеп торып, арттан пычак кадаучылар, синең янда бер төрле, ә яныңнан киткәч, икенче төрле итеп сөйләүче кешеләр булды. Мин бу кешеләрнең барысына да рәхмәтле!

Тормышымда булган бу хәлләр мине сындыру түгел, киресенчә, көчле иттеләр. Боларның барысы да – тормыш дәресләре. Хәзер мин кем белән ничек аралашырга, кемгә бик ышанып бетмәскә икәнен яхшырак аңлыйм. Тормыш биргән барлык дәресләрне, барлык билгеләрне дөрес кабул итәргә өйрәндем.

Иң кызыгы – мин әле дә кешеләргә ышанам, чөнки җир йөзендә яхшы ниятле кешеләр күбрәк", – дип яза җырчы.

фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас