+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 февраль 2025, 07:24

Хезмәттәшебез — Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты!

"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты булды.

Хезмәттәшебез — Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты!Хезмәттәшебез — Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты!
Хезмәттәшебез — Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты!

 

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев премиясе 2003 елда гамәлгә куелган һәм танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, шагыйрьнең әдәби мирасын өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткән кешеләргә бирелә.

Гөлнара Гыйлемханова күп еллар дәвамында Әнгам Атнабаев иҗатын актив пропагандалый, аның хөрмәтенә иҗат кичәләре, акцияләр үткәрә. Ул үткәргән әдәби флешмоблар бик популяр булды, анда күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә катнашалар.

Гөлнара — үткен каләмле журналист. Ул күп кенә дәрәҗәле Русия һәм республика иҗат конкурсларында җиңүче дә. Нефтекамада кызыклы, уникаль проектлар оештырып тора. Алар шәһәр халкы тарафыннан һәрвакыт җылы кабул ителә.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фото Гөлнара Гыйлемханованың шәхси архивыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас