+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 февраль 2025, 18:40

"Бер дә җиңел түгел..."

Әнвәр Нургалиев бәйрәм көнендә мәрхүмә сеңлесе Диананың балалары янына кайткан.

"Бер дә җиңел түгел..."
"Бер дә җиңел түгел..."
"Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап килдек! Балалар көннән-көн үсә, олыларга хас акыл бар үзләрендә.

Боларның барысы өчен дә апама рәхмәтле булырга кирәк. Бу фаҗигадән соң, Рәйсә апаның бер генә тапкыр да төшенкелеккә бирелгәнен күргәнем булмады. Ә бит 3 кечкенә баланы тәрбияләү бер дә җиңел түгел. Ул алар өчен әти дә, әни дә, әби дә.

Балаларның әтиләре турында күп сорыйсыз... Әйе, ул алар янына килеп йөри.

Язмышның шулай гаделсез булуы бик ямансу... Балаларның эчендә нинди уйлар барлыгын бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Аллаһ боерса, алар үзләрен башкалардан ким хис итмәсен өчен барысын да эшләрбез. Хөрмәтле тыңлаучыларым, язылучыларым, онытмаганыгыз өчен сезгә дә бик зур рәхмәт", – дип, үзенең фикерләре белән уртаклаша ул социаль челтәрләрдә.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас