+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 февраль 2025, 20:45

"Без аерылыштык..."

Җырчы гаилә – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар аерылышкан. Бу хакта Ләйлә үзе социаль челтәрләрдә язган.

"Без аерылыштык..."
"Без аерылыштык..."
 "Күпләр бу хакта сизенде. Әмма бу постым белән үземнең барлык имеш-мимешләргә нокта куясым килә. Тормышта төрлесе була, күтәрелүләр дә, түбән төшүләр дә. Бу теләсә-кайсы өлкәгә кагыла!

15 ел бергә яшәдек! Бу чорда барысы да булды! Барысын да нульдән башладык. Гастрольләр, меңләгән концертлар, җыр-хитлар, акрынлап төзелгән карьера, иҗат, бизнес, йорт. Ике кызыбыз бар. Боларның барысы артында да зур ышаныч, бер-беребезгә терәк булу торды.

Барысы өчен дә рәхмәтлемен. Әлбәттә, минем өчен балаларым бар нәрсәдән дә кадерлерәк, әмма кайвакыт бу тормышта сайлау алдында каласың.

Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык.

Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы алга таба да куертасым килми. Бу безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк. Бу – тормыш. Анда һәр кеше үзе сценарист һәм режиссер", – дип язган Ләйлә социаль челтәрләрдә.
 
Ни диясең, бик кызганыч...


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас