Театрда Ватанны саклаучылар көне, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көне һәм Факил Морзакаевның "Атнабайдан хикмәтле сүз" һәм "Атнабайҙан тапҡыр һүҙ" исемле китапларын тәкъдир итү булды.
Әлеге китапдарда Әнгам Атнабаевның җор фикерләре, афоризмлары тупланган.
Спектакль алдыннан театрның фойесында "Нур" театры артистлары әзерләгән әдәби-музыкаль тамаша булды: шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә җырлар яңгырады. Үзләренең җыр-моңнары белән Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы вәкилләре дә тамашачыны сөендереп, чарага ямь өстәде.
Спектакль алдыннан сәхнәгә танылган журналист, язучы Факил Морзакаев чыгып, тамашачыларны янә китаплары белән таныштырды.
Бу көнне "Нур"га тәтешлеләр дә килгән иде. Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән абый, Тәтешле район хакимияте вәкилләре һәм СВОда катнашучы ир-егетләрнең әниләре, хатыннары чакырылган иде. Тәтешлеләр "Нур"ның җитәкчелегенә бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырып, Әнгам Атнабаевның иҗатын саклауда зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ә инде бәйрәмнең өченче өлешендә тамашачы Әнгам Атнабаевның классик әсәргә әйләнгән "Ул кайтты" спектаклен карады. Спектакльнең ахырында тамашачылар күз яшьләрен сөртә-сөртә артистларны көчле алкышларга күмде.
Фото: "Нур" татар дәүләт театры сайтыннан