Быел 1-18 февральдә үткәрелгән бәйгегә барлыгы 130дан артык язма килгән. Катнашучылар Туган ил сагына баскан авылдашлары, бабалары, әбиләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллган.
“Солдат альбомы” конкурсына язмаларны Татарстанның Нурлат, Актаныш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Спас, Арча, Азнакай, Чүпрәле, Алабуга, Әтнә, Әлки, Лениногорск, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Чистай, Түбән Кама районнарында, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия республикаларында, Түбән Новгород, Төмән, Омск, Ульяновск, Самара, Ырынбур, Киров өлкәләрендә, Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче милләттәшләребез җибәргән.
Жюри әгъзалары барлык эшләрне карап чыкканнан соң, бәйгегә килгән иң яхшы язмаларны сайлап алган, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Шулай ук җылы эчтәлектәге язма авторлары Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Тантана Рамазан аеннан соң узачак.
Якташыбыз “Бөек Ватан сугышы ветераны” номинациясендә җиңү яулады. Рафига апаны чын күңелдән тәбриклибез һәм яңа уңышлар телибез!
Фото соиал челтәрдән.