+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2025, 04:39

“Һәрбер җанда серле омтылыш бар…”

Күренекле шагыйрь, “Кызыл таң”чы Рим Идиятуллинның тууына 85 ел  

“Һәрбер җанда серле омтылыш бар…”“Һәрбер җанда серле омтылыш бар…”
“Һәрбер җанда серле омтылыш бар…”

Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Әтисе сугышка кадәр Кушнаренко районы мәктәпләрендә укыта, 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырыша. Төпчек улы Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәп тәмамлый, Уфага килеп, 15нче мәктәптә белем ала.
Аннан соң заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Балачактан иҗатка тартылган егет Уфага күчкәч, шигырьләрен төрле басмаларга җибәрә. Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатыйхасын биреп, бер шәлкем шигырьләрен “Кызыл таң”да бастыра. Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә укый, 1965 елда “Кызыл таң” гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына.
1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарып, 2000 елда хаклы ялга чыга.
Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзит-журналларында басылып килде. Ул – татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре.
2018 елның сентябрендә Рим абый арабыздан китте.
Хисле йөрәкле шагыйрь, төпле фикерле хезмәт­тәшебезнең тууына 85 ел тулу уңаеннан аның дусты, иҗатташы, якташы, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташның 2000 елда Рим Идиятуллинның 60 яше уңаеннан “Казан утлары” журналында чыккан мәкаләсен тәкъдим итәбез.

“Тормыш – хуш исле бер чәчкә...”
Җирдәгеләргә бер теләк:
Төсләрне вакламагыз.
Безгә дә төшсен нурлары –
Кояшны капламагыз!

Якташым, безнең күрше авыл – Яңа Мортазада миннән бер генә ел элек – 1940 елның февралендә туып үскән, егет булгач кына Уфада танышкан, Шигърият дигән тылсымлы көчкә буйсынып, яшьлекнең һәр көнен җыр итеп санаган чорларның, хыялларның шаһиты булган дустым Рим Идиятуллин шигыреннән бу юллар... Уфада узган, бары сокланудан, гаҗәпләнүдән генә торган, илаһи бер дөнья кебек тойган ике елымнан (1959-61) гаҗәеп кызыклы әдәби мохит, кумир-йолдызлар саналган остазлар, шигърият гашыйклары-дуслары турында гел матур хатирәләр генә калган. Сәйфи Кудаш, Мостай Кәримне, Наҗар Нәҗмине күргән көннәр... Бигрәк тә Әнгам Атнабайга табынган студент яшьләр... Атнабайны якыннан күреп яраттык: ул үзе дә безнең белән күбрәк аралаша иде шул. Вазыйфасы да шундый иде: татарча чыга торган зур абруйлы гәзиттә – “Кызыл таң”да әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире... Җитмәсә, шул гәзит каршында яшь иҗатчылар түгәрәген җитәкли. Башлап язучылар – студентлар, ул чактагы күп “эшче-шагыйрьләр”, инде азрак каләм чарлаган яшь әдипләр – кыскасы, Башкортстан татарларының әдәби штабы кебегрәк иде бу гәзит һәм Атнабай бүлмәсе. Һәр укыган шигыре, аны сөйләүдәге тиңсез осталыгы, мыеклы шат йөзе, ирләрчә килешле матурлыгы, мәһабәт озын гәүдәсе һәм кырыслык катыш ягымлылыгы белән әсир иткән яшь “мэтр” (ул чагында утыздан гына узган!) күңелдә шулай саклана. Урыны җәннәттә була күрсен – үзе бер дөнья иде шул ул безнең өчен! Әйе, нәкъ менә аның сүзләренә йотылып, мөкиббән киткәнбез; остаз белән бәхәсләшү кая! Әмма бер-беребезгә бик каты бәреләбез, аяу белмибез: шигырь, поэма дип тәкъдим ителгән үрнәкләрне – ягъни үзебезне! – тетәбез генә... Бик сирәкләрне Әнгам ага үзе “иләктән аерып”, яклап кала. Бер көнне шундый бәхет – ябык кына, акыллы, тыйнак күренгән яшь эшче егет Рим Идиятуллинга, аннары – без фәкыйрегезгә тиде. Рим – яңалыгы, образлы фикерләү сәләте өчен макталды, “әмма форма-калыбын тиешенчә эшләми”, диелде. Мине, киресенчә, бик шома, төгәл форма, үлчәү белән хисле язып та, яңалык, фикере азрак, дип “мактадылар”... Ул кичтән – яңа шагыйрь дустымның:
Их, тормышкай! Булсаң икән
Гармундай – суза торган! –
дигән юллары хәтердә. Күктәй сузылып, җай гына бармаса да, тормышта, гел шигырь белән генә яшәлгән гомердә Рим дустым белән кырык ел инде бергә – серләшеп, киңәшләшеп, күп чакта бәхәсләшеп, уртак кумирларны онытмыйча, Казан-Уфаларда аралашып, аерылмыйча яшибез икән ләбаса! Мин Казанга күчеп киткәндә дә колагымда аның шундый йолдызлы шигырь сурәте яңгырый иде:

Үз йолдызымны тапмыйча
Күкләрдән күзем алмам...

Күз яздырмый күзлим күкне
Күзләрем яшькә тулып;
Атылды берсе арадан –
Шигырь юллары булып.

Казанда мин, “җилкәннәрне ефәк җил күтәрде, тын ярларны инде калдырам” дип, романтика шаукымына бирелгәндә, якташым Гафурилы, Бабичлы, Атнабайлы Уфамнан:

Ә мин калам... төелеп яшьләргә:
Һәм исәннәр, һәм үлгәннәр белән
Язган миңа монда яшәргә! –
дигән юллары булган “программный” шигыре белән җавап бирде. Ул чакта бу шигырьнең олы мәгънәсен, әлбәттә, аңламаганмын әле... Шулай булмыйча! Университетта танышкан яңа дуслар – Равилләр, Шамилләр, Хатиплар, Гәрәй, Рөстәмнәр белән биек шигърият түбәләренә карап ашкынган чаклар бит. Кумирлар да инде башка – Туфаннар, Хәкимнәр... олы татар шигыренең үзәге дә монда.
Әнгам Атнабаев гомере буе үзе кебек үк “Кызыл таң”да эшләгән, татар теле, әдәбиятының шундагы патриоты булган, Тукай, Такташ, Туфаннардан рухи аерылмый яшәгән каләмдәш энесе Рим Идиятуллинга теләктәш, дус булды, аның турында мәкаләләр язды.
Ә бит, әле үсмер чагында ук, Уфа татар мәктәбендә укыганда, очрашуга килгән Хәсән ага Туфан Римгә игътибар итә, шигырьләрендә яңа фикри сурәтләр күреп, җылы сүзләр әйтеп канатландыра. Соңрак, 60нчы елларда Казанда, инде китап кулъязмасы белән дә танышкач, ул аны: “Әйбәт бу”, “Менә молодец!”, “Талантлы шагыйрь бу!” дигән сүзләр белән язып чуарлаган иде... Әйе, Римнең Казанда калырга, 60нчы елларның кайнап торган шигъри мохитенә керергә хакы бар иде. Равил Фәйзуллин, Ренат Харислар белән уртак тел тапты ул, ирекле язды... Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев та поэзия секциясендә аның булачак китабын хупладылар, ак юл теләделәр. “Казан утлары”нда ул үзе дә: “Мәхәббәтле Казан! Мәрхәмәтле бул!” дигән дога-сүз белән, зур өметләр баг­лап, шигырьләрен бастырды. “Беренче карлыгачлар” сериясендә чыккан китапта да аның “оядашлары” Зөлфәт, М. Әгъләм, Р. Закиров, С. Гәрәева, Ә. Рәшит, ә Уфадан – Рәшит Гатауллин, Рәшит Фазлыев, Рәис Риян иде... Соңрак Уфадан – Салават Рәхмәтулла, Ренат Хәйри, Марис Нәзиров, Халисә Мөдәрисова, Нәҗибә Әминева Казан матбугатының даими авторлары булып китте...
Уфада, 1997 елда, ниһаять, Римнең үзе теләгәнчә, ару ук күләмле, иҗатының төрле чорларын сыйдырган татарча китабы – “Хәерле көн” исемле сайланмасы чыкты.
Уфада “Тулпар” журналында зур, әтрафлы бер мәкалә (1999 ел, 2нче сан) дөнья күрде. Авторы – Казан университеты буенча сабакташыбыз, хәзер Башкорт дәүләт университеты доценты, борынгы әдәбиятыбыз белгече Камил Дәүләтшин. “Талантлы син, Кеше туганым!” дип исемләнгән бу мәкаләдә Рим Идиятуллин иҗатына җентекле анализ ясала. Галим шагыйрьне “эмоциональ поэтик образлылык остасы” итеп күрә; “шигъри сурәт иҗат итүнең төрле принципларын синтезлау сәләтенә ия” дип бәяли. Наҗар ага Нәҗми исә Римдә нигез туфрагына бәйле рәвештә “әрнүле бер моңсулык” күргән иде. Бу хәлне ул Лермонтов, Тукай, Бабич, Туфан янәшәлегендә карый – бу үзе үк Римгә олуг бәя иде. Айдар Хәлим дә дустының талантына сокланып яза. Мәкаләләрдә шагыйрьнең иҗат нигезендә Шәрык һәм Гареб рухында эзләнүләр ятуы әйтелә. Әйтик, К. Дәү­ләтшин аңарда М. Колыйдан килгән фәлсәфи дәвам­лылыкны күрсәтә. Мисалга, суфый шагыйрьнең:

Бу адәмне Хак туфракдин төзеде, бел,
Ут белән суни кушди, һәм тәкый йил. –
кебек юлларын һәм бүгенге Уфа шагыйренең:
Белмим, кеше нидән яралгандыр?
Су булса, ул – ташкындыр,
Ут булса, ул – ялкындыр,
Җир булса, ул – алтындыр...
Юктыр, юктыр –
Кеше – һәм тузан, һәм су, һәм уттыр...
дип тәмамланган шигырен китерә. 60 елларда язылган юллар бу! Әйе, Равил, Ренат, Ш. Анак белән бергә, ирекле шигырь өлкәсендә дә нык талпынган еллары аның. Шигърияттә яңарыш еллары... Табышлар, яңа кыю сурәтләр, ритм иркенлеге Казанда да, Уфада да булган елларда. “Кызлар көлә”, “Өйрәтү” кебек шигырьләр дә моңа мисал. Ә нигезе – тормыштан, җирдән.
Тормыш –
Хуш исле бер чәчкә!
Яшәүдән туйганнарга
Мин якын да йогынмам.
Бу өч җисем –
Җир, Су, Утым –
Минем терәк баганам. –
ди шагыйрь, үзгәрмәгән матурлык, яшәү кредосын ачыклап. Минемчә, Рим үзе дә, шагыйрь буларак, үз бәясен яхшы белә:

Мин бербөтен. Яманга йә
Яхшыга бүленмәдем.
Сынсам сындым, бөлсәм бөлдем,
Беркемгә бөгелмәдем.

Мәкаләм башындагы дүртьюллыкны истә тотып, Дәрдмәнчә осталыкка дәгъва иткән янә бер парчаны монда мисалга китерәм.

“Нинди гүзәл чәчәк!” Бактым аңа
Әллә күпме вакыт тоташтан.
“Нигә әле сула башлады ул?” –
Каплап торам икән кояштан.

Йә, азмыни, шулай көн яктысын күрми сулган, шиңгән чәчәкләребез, талантларыбыз безнең? Чор, заман үзгәрешләренә бәйле, соңгы елларда шагыйрь тагын да уйчанрак, моңлырак, димәк, тирәнрәк була бара – гомер тәҗрибәләре дә инде катлаулырак, фәлсәфә тудыра:
О, Могҗиза! Торма якында,
Торыр булсаң әгәр якында,
Гайбәт кубар синең хакыңда:
Кояш булсаң, бирмәс балкырга.
Алтын булсаң, манчыр бакырга, –
Туры килер шуны татырга.

Яки нәкъ менә яңа гасырга керү алдыннан да җанны борчып торган заман атрибутлары, безнең ил өчен иң характерлы сораулар тудырган авыр коллизияләр тәэсире:
Сорау аттым аңа кинәттән:
– Син, Кояшым, нинди милләттән?
Шагыйрьнең миен бораулап торган бу сорау Ал чәчәккә дә бирелә... “Ана хәсрәтенең милләте ни?” дип тә эндәшә ул дөньяга. Ул – ягъни шагыйрь, “Җир өстеннән узып барган мосафир...” Бу, әлбәттә, Дәрдмәнчә уйланулар, бу инде аксакаллар яшенә җитеп баручы ир фәлсәфәсе. Конкрет тормыш эпизодлары да, тарих, заман, республика яки шәхси дөнья күренешләре дә читләп узмый аны... Әмма соңгы елларда яшәү, үлем турында, дөньякүләм моң, әрнүләр яктылыгында күренә шагыйрь “мин”е. Югалтулар... Әнисе, улы үлеменә багышланган шигырьләр. Остазлары – Н. Нәҗми, Ә. Атнабайларга мәрсияләр.
Юк, пессимизм, төшенкелек ят аларга. Болар да – ил агаларынча олпат, саллы уй-фикерләр.
Шуны уйлыйм: “Хуш исле бер чәчәк” дигәнебез, мөгаен, шагыйрьнең үзенә дә карыйдыр. Шигърият гөле уртак дөнья ул. Чын шигырь – кайда да хуш исле, матур, кабатланмас тансык чәчәктер... Гәрчә Уфада яшәүче татар шагыйрьләре, шигырьләре – Казанныкыннан бераз үзгәрәк. Башкорт шигыре тәэсире дә бар анда – инкарь итеп булмый – фольклоры да йогынты ясаган. Ниндидер бер кырыйдарак торган яшерен чишмә суы кебек сафлык, үзгә бер тәм дә бар анда, кыргый бер ямь дә... Сүзләр дә ятрак тоела кайчакта, эслүб-алымнар да. Әмма үзәктә – шул ук татар моңы, татар язмышы. Я, аны төп татар шигыре юнәлешеннән аерып, “Кояшны каплап” була микән? Кендек каның тамган туган җирендә, изге төягендә, “изге кан һәм сөт” калган тәкъдирдә, моң ватаның да калачак бит. Дәрдмәнднең “Сөт калыр, ватан китәр” сүзе никадәр дөрес булса да, Шигърият ватаны – мәңгелек. Халкыбызның үзе, теле кебек үк.
Алтмышта да, аннан аргы елларда да бергә булыйк, шул Шигырь илендә калыйк, дустым!

Рәдиф Гаташ,
Татарстанның халык шагыйре, Фатих Кәрим, Һади Такташ исемендәге премияләр, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас