+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2025, 19:35

Уңышлар сезгә, гаскәровчылар!

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Мәскәүдә зур тарихи концертка әзерләнә.

Уңышлар сезгә, гаскәровчылар!
Уңышлар сезгә, гаскәровчылар!


Башкаланың йөрәгендә, Дәүләт Кремль сараеның легендар сәхнәсендә беренче тапкыр чын мәгънәсендә уникаль вакыйга – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең «Дөнья халыклары биюләре» программасы белән концерты булачак.

Кремль сарае сәхнәсендә коллектив зур юбилей концерты тәкъдим итәчәк. Бу - бөтен дөнья халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә чуму, искиткеч сәнгать белән ләззәтләнү һәм бу кичне онытылмаслык итү өчен менә дигән мөмкинлек.

- Кремль сарае сәхнәсендә ике бүлектә тулыканлы сольный концерт - бу ансамбль эшләгән дәвердә беренче тапкыр, дип ассызыклады ансамбльнең педагог-репетиторы Рим Әбделманов.

Ансамбльнең директоры, Башкортстанның атказанган артисты Нәзир Байегетов сүзләренчә, төп бурыч — Мәскәүдә башкорт мәдәниятен пропагандалау. Башкала тамашачысына беренче чиратта башкорт хореографиясе классикасы — Фәйзи Гаскәров куелышындагы биюләр: «Зарифа», «Җиде кыз», «Төньяк амурлары», «Өч туган» һәм күренекле балетмейстер мирасының алтын фондыннан башка шедеврлары тәкъдим ителәчәк. Концерт программасында премьералар да булачак.

- Җиңүнең 80 еллыгына бию блогын әзерләдек. Без 1812 елгы Ватан сугышына багышланган «Төньяк амурлары» куелышын, «Күңелле егетләр» хореографик композициясен һәм махсус хәрби операциягә багышланган «Тормыш хакына» биюен күрсәтәчәкбез.

Кече формадагы «Күңелле егетләр» биюе (биш егет һәм өч кыз катнаша) күп биючеләр катнашкан номерлар белән аралаштырыр өчен куелган. Әлеге бию "В бой идут одни старики" фильмы мотивларыннан эшләнгән.
Биюгә фильмда яңгыраган музыка алдынган — бу танылган «Эх, дороги», «Смуглянка» җырлары һәм башка сугыш турындагы җырлар, шулай ук коллективның музыкаль җитәкчесе Раил Мөрсәлимов һәм Красноярск композиторы Владимир Корнев әсәрләре кулланылган. Әлеге бию өчен фильмдагы кебек погонлы һәм орденлы хәрби очучылар костюмнары тегелгән. Махсус хәрби операциягә багышланган «Тормыш хакына» һәм "Күңелле егетләр" биюләрен Нәзир Байегетов сәхнәгә чыгарган.

Икенче бүлектә ансамбль Русия һәм дөнья халыклары: казах, белорус, адыг, испан, аргентина, кытай биюләрен һәм башка матур хореографик композицияләрне башкарачак. Мәскәүгә барлыгы 35 бию пары барачак, берничә тонна костюмны ике йөк фурасы китерәчәк.

Кремль сараеның герб фойесында чагу экспозиция дә оештырылачак. Тамашачылар башкорт тирмәсенең атмосферасын һәм җылысын тоя, милли киемнәрен киеп карый һәм истәлекле фотолар ясый алачак.

Шунда ук беренче мәртәбә Гөлназ Галимуллинаның фоторәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Фотографияләрдә башкорт хореографиясенең классикасына әверелгән бию композицияләре сурәтләнгән: "Җиде кыз», «Өч туган», «Зарифа», «Заһидә» һәм башкалар.

Гөлназ Галимуллина — документаль фильмнар авторы һәм режиссеры, Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты.

Билетларны партнерлар кассаларында һәм Кремль сараенда сатып алырга мөмкин: https://kremlinpalace.org/events/solnyy-koncert-gaant-im-fayzi-gaskarova-tancy-narodov-mira.

Фото:Валерий Шахов


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас