Барлык яңалыклар
10

"Бирешмә яме!"

Илмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килгән.

"Бирешмә яме!"
"Бирешмә яме!"
 Илмира Фирдүскә бүләк алып килгән, аны сәхнә артында тапшырган да.  Әмма Фирдүс көтмәгәндә аныы сәхнәгә чакырган. Илмира өчен бу – көтелмәгән хәл булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Чык әле быстро!» – диде», – дип яза Илмира.

«Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел. Чынлап әйтәм. Тик Илмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм» дигәч, мин шатландым. Миңа «приятно».

Илмира, мин сиңа календарь биреп тормыйм. Миңа берәр артист календарь бирсә, мин үзем дә яратмыйм. Әйтмим инде кем икәнен, бер җырчының концертына килдем, чәчәк бирдем, ул миңа – календарь. Минем үземдә дә күп. Мин аның рәсемен суыткычка ябыштырып куймыйм бит инде. Дурак түгел лә. Мин сиңа носки бүләк итәм, син гастрольдә йөргәндә уңыш китерсен.

Син бик молодец! Сине яртысы сүгә, яртысы мактый. Бирешмә, яме! Хатын-кызга концерт оештыру бик авыр. Сәхнәгә чыгып концерт кую күп финанслар һәм нервы таләп итә. Бүгенге көндә синең тавышың, буй-сынның бар, секси-мекси – бөтен әйберең бар. Усаллыгың бар! Просто яратам!» – ди Фирдүс Илмирага.  

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: