+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 февраль 2025, 07:13

Китап бәйрәменә әзерлек башланды!

Башкортстанда «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсендә катнашуга гариза бирү кампаниясе ачылды, дип хәбәр итә форумның Оештыру комитеты.  

Китап бәйрәменә әзерлек башланды!Китап бәйрәменә әзерлек башланды!
Китап бәйрәменә әзерлек башланды!

Быел Китап бәйрәме 30 майдан 1 июньгә кадәр Уфаның Совет мәйданында узачак.

Китап ярминкәсендә Русия һәм чит ил нәшриятлары, китап сату фирмалары һәм оешмалары, китапханәләр, китап кибетләре һәм полиграфия предприятиеләре катнаша ала.

Моның өчен форманы рәсми сайтта тутырырга кирәк www.kitap-bayram.ru.
Тулырак: https://resbash.ru/news/kultura/2025-02-27/v-bashkirii-startoval-priyom-zayavok-na-uchastie-v-knizhnoy-yarmarke-kitap-bayram-4137954

Фото күргәзмәне оештыру комитетыннан.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас