Аларның дуэтын халык бик ошата иде. Хәзер Ләйлә күбрәк социаль челтәрләрдә ялгыз җырлаганын куя.
Халыкның Рөстәм белән Ләйләнең киләчәккә планнары турында беләсе килә. Ләйлә элекке ире фамилиясендә калырмы, дип сораучылар да бар. Ләйлә әлеге сорауга тапшырулар алып баручы Илмир Ямалов белән аралашканда җавап биргән.
«Галиева каламы соң инде?» – дип сорый аннан Илмир Ямалов һәм уңай җавап ишетә.
Илмир сүзләренчә, Ләйлә алга таба Казанны һәм бөтен республиканы яуларга җыена. Әле ул Казанда «Каенкаем» җырына клип төшерә. Ләйлә дә үзенең яңа тормыш башлавын, тамашачының сәхнәләрдә яңа Ләйлә Галиеваны күрәчәген ассызыклаган. Көтәбез!