"Ничә көннән соң беренче тапкыр сторисларга чыгам. Бик зур рәхмәт минем белән булганыгыз өчен. Мине аңлаганыгыз өчен.
Бик күп кешеләр: «Без синең белән, борчылма», «Барысы да яхшы булачак, бер сез генә аерылышмыйсыз. Андый хәлләр еш була», – дип яздылар. Рәхмәт аңлавыгызга.
Тормыш дәвам итә, эшлибез. Хатын-кызның елап утырырга, көйсезләнергә вакыты юк. Аның балаларын үстерәсе бар. Ул тырнак ясатырга язылган, чәч ясатырга язылган. Хатын-кызның эше һәрвакыт күп. Шундый ноктада блогны дәвам итәчәкмен. Барысы да яхшы булыр, Аллаһ боерса.
Тамашачымны яңа матур җырлар, яңа клиплар белән шатландырырмын, – дип вәгъдә биргән Ләйлә.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан