+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Республикада мәдәният өлкәсендә программалар эшли

Башкортстан «Кече Ватан мәдәнияте» проекты буенча федераль бюджеттан 660 миллион сумнан артык акча алган, ә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә финанслауның гомум күләме 800 миллион сумга якын тәшкил иткән.

Республикада мәдәният өлкәсендә программалар эшлиРеспубликада мәдәният өлкәсендә программалар эшли
Республикада мәдәният өлкәсендә программалар эшли


- Башкортстан «Бердәм Русия» партиясенең федераль проектында 2017 елдан бирле катнаша. Проект өч юнәлеш буенча эшли: "Урындагы мәдәният йорты", "Балаларга театрлар", "Кече шәһәр театрлары". Авылда 301 мәдәният йортының матди-техник базасы яхшыртылды, 13 объектта агымдагы ремонт үткәрелде, – дип сөйләде Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

- Программа ярдәмендә ел саен 9 театр репертуарны сыйфатлы яңарту, гастроль проектларын гамәлгә ашыру өчен киң мөмкинлекләр ала. Театрлар репертуары 101 яңа спектакль белән тулыланды. Үткән елда гына да Русия классиклары һәм заманча авторлары әсәрләре буенча 10 яңа спектакль куелды. Бу эш театрларга йөрүнең сизелерлек артуына китерде. 40тан артык автобус һәм автомобиль сатып алынды, шуның нәтиҗәсендә мәдәният безнең халыкка якынайды.

Башкортстан «Урындагы мәдәният йорты» программасы кысаларында җәлеп ителгән акчалар саны буенча алда баручы төбәкләр рәтенә керә. Проект кысаларында 28 мәдәният йорты авылның күпфункцияле клубларына әверелде. Бөтен чорда мәдәният учреждениеләре тарафыннан 301 комплект тавыш һәм яктылык җиһазлары, 62 комплект сәхнә өчен кием, 3 меңгә якын сәхнә костюмы, 250гә якын музыка коралы сатып алынган. 24 мәдәният учреждениесендә театр кәнәфиләре алмаштырылган; 123ендә — җиһаз, 10ында светодиодлы экран урнаштырылган.

- Муниципаль берәмлекләр проектта катнашу өчен ел саен гариза тапшыра. Быел 41 заявка килде, нәтиҗәләр буенча мәдәният йортларын яңарту мөмкинлеге алачак 19 муниципаль берәмлек билгеләнде: алар - Архангель, Аскын, Авыргазы, Баймак, Бәләбәй, Бөрҗән, Дәүләкән, Иглин, Ишембай, Краснокама, Күгәрчен, Мәчетле, Миякә, Стәрлетамак, Уфа, Хәйбулла, Чакмагыш районнары һәм Агыйдел шәһәре. Быел финанс чараларының гомум күләме 85,5 миллион сум тәшкил итә. Федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында килешү имзаланды инде, - диде министр.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас