Ел саен барып, карап, шатланып, тирән бер сөенеч кичереп кайта торган бәйрәм ул “Күрдем чишмәләре” фестивале. Чөнки сәхнәләрдән Әнгам Атнабаевның җырлары, шигырьләре яңгыраганда күңел шатлана, шагыйрьнең вафатыннан соң да аларны башкаручыларның күп булуына, алай гына да түгел – елдан-ел артуына сөенәсең. Быел да ул йөзгә якын катнашучыны берләштерде, республикада һәм күрше төбәкләрдә яшәүче иҗат сөючеләрне бер сәхнәгә җыйды.
Конкурста катнашырга быел гариза биргән 87 кешенең 26сы икенче турга узган иде. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, иң өлкәне җитмешне узган. Атнабай шигырьләре “тәмле” шул, аны балалар да, өлкәннәр дә бердәй яратып сөйли. Менә Шулган авылыннан Илгиз Гәрәйшин “Кәҗә белән сарык” шигырен шундый сәнгатьле итеп укый – торганы бер артист! Искәндәр Исламов та “Ул болытлар юктыр инде”не сөйләгәндә зал аны алкышларга күмде – балаларның матур итеп туган телдә сөйләве күңелгә май булып ята. Балтач районыннан Рания Галиева, Тәтешледән Тимур Мәхмүтов, Риана Хәкимҗанова, Күрдемнән Аиша Шәмсетдинова, Азалия Нигъмәтуллинаның сәнгатьле укулары аеруча күңелдә уелып калды. Балалар арасындагы номинациядә беренче урынга Искәндәр Исламов һәм Рания Галиева лаек булдылар.
Шигырь сөйләүче өлкәннәр арасында исә Нурсилә Гыйлемшинага тиңнәр булмагандыр, ул шагыйрьнең “Син түгелме?” шигырен искиткеч сәнгатьле итеп башкарды һәм өлкән башкаручылар арасында беренче урынга лаек булды. Әйткәндәй, бу шигырь конкурсантлар арасында бик популяр, аны сәхнәгә алып чыгучылар бик күп булды, икенче урынга лаек булган Наилә Шәфыйкова да шул ук шигырь белән чыгыш ясады. Яңавыл шәһәреннән Зиләрә Даутова, “Яшьлек белән очрашу” поэмасыннан өзек сөйләп, өченче урынны алды.
Җырчылар арасында исә балалар номинациясендә Быргынбаш авылы оныгы (Нефтекама кызы) Элиза Карамовага тиңнәр булмады. Ул шагыйрьнең “Туган җирем” җырын башкарып, беренче урын яулады. Икенче урынга шул ук җырны әзерләгән Гүзәл Сафина чыкты, өченче урында – Гаяз Сафин. Ул шагыйрьнең “Егетләр солдаттан кайталар” җырын башкарды.
Өлкәннәр арасында җыр конкурсында Гран-прига Нефтекама шәһәренең “Чулпан” фольклор ансамбле лаек булды (җитәкчесе – Ч. Гафурҗанова). Ансамбль Ә. Атнабаевның “Очрашкан юк” җырын әзерләп алып килгән иде. Зинүнә Янмурдина, Рима Таһирова, Юлия Сәгадиева башкаруында бу җыр тамашачы сөюен яулады һәм жюри тарафыннан югары бәя алды. Югары Кодаш авылыннан Алсу Кәримова һәм Илзидә Галиуллина дуэты “Дусларыңны онытма” җыры белән беренче урынга чыкты. Икенче урынны Нефтекама Милли-мәдәни үзәгеннән Данил Хуҗин алды. Ул исә бәйрәмдә Ә. Атнабаев сүзләренә үзе язган “Ак яулык” җыры белән чыгыш ясады. Өченче урында – Күрдем авылыннан “Алтынай” төркеме.
Тамашачы һәрвакыт көтеп алган номинация – авторлар арасында үтә торган бәйге. Бу юлы өченче урынга Татарстанның Лаеш районыннан килгән Эльвира Абдуллина-Байгазина, икенче урынга Гәрәбаш авылыннан Рима Нургалиева чыктылар. Беренче урында – Нефтекама шәһәреннән яшь каләм тибрәтүче Дилбәр Исраева. Ә инде Гран-прига Йосып авылыннан Миләүшә Әхмәтова лаек булды! Ул тамашачыларга “Билгесезлек авыр унлата” дигән һәм “Гашыйк итеп күпме кызларны” дигән шигырьләрен укып ишеттерде.
Конкурсантларны мәртәбәле жюри – җырчылар, композиторлар, нәфис сүз осталары, журналистлар бәяләде. Катнашучыларның һәрберсе дипломнарга, оештыручылар тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Шулай ук, һәр елдагыча, Ә. Атнабаев исемендәге премия лауреатлары Мәгъдән Атнабаев, Лиза Фәтхуллина, Күрдем авылы биләмәсе хакимияте, Күрдем китапханәсе, К. Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы әзерләгән махсус призлар да үз хуҗаларын тапты.
Кичә ахырында иң дулкынландыргыч мәлләр җитте. Быел Әнгам Атнабаев премиясенә Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Морзакаев, Әнгам Атнабаев иҗатын пропагандалауга зур өлеш кертүче, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы Гөлнара Гыйлемханова лаек булдылар. Барлык гәзит укучылар исеменнән лауреатларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Узган ел ахырында “Атнабайдан тапкыр сүз” дигән китап чыгарган Факил Салих улы тәтешлеләргә мондый югары исем өчен рәхмәт белдерде. Гөлнара Рәшит кызы райондашларын Тәтешленең 90 еллыгы һәм “Күрдем чишмәләре” фестивале белән ихластан котлады һәм иҗатташ дуслары белән бергә әзерләп алып кайткан концерт номерын бүләк итте.
Яңа талантлар ачкан, яңа лауреатлар бүләк иткән конкурс тәмам. Алдагы очрашуларны, алдагы фестивальне көтеп калабыз!
Гөлнара Гамилова.
Тәтешле районы.