Җырчы тәэссоратлары белән уртаклашты һәм башкорт халык җыры «Элмәлек»не башкарды.
Ришат Төхвәтуллин Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Октябрьский музыка училищесын һәм Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Ул - Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. 2018 елда «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.
Шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган артисты» һәм «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре белән бүләкләнгән.
Котлыйбыз, Ришат! Яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
фото: башинформ