Миләүшә һәм Данир Сабировларның якын туганы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Аның җәсәден ярты елдан соң гына кайтара алганнар. Бу хакта Миләүшә үзенең сәхифәсендә сөйли.
"Бүген без Марат абый белән бәхилләшергә кайттык. Марат абый – туганыбыз. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр июньдә ук килгән иде… Гәүдәсен бүген генә алып кайта алдылар...
Марат абый – Хәбирә апабызның икенче улы. Иң кызганычы: ул инде 2 улын да югалтты. Барыбыз да туктый алмыйча еладык. Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен", – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.
Маратка 45 яшь булган. Узган елның июнендә Донецк өлкәсе Новоселовка авылы тирәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Фото: Сабировларның шәхси аккаутыннан