Фестивальнең төп тематикасы быел Русиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Яшь рәссамнарга сайланган юнәлешләрнең берсе - «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткәннәр», «Җиңүчеләр буыны» темасына граффити ясарга тәкъдим ителә.
Традиция буенча төп конкурста Идел буе федераль округы төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәр рәссамнар катнаша ала.
Шулай ук фестиваль кысаларында махсус номинация – «Мәгънә диварлары» кертелде.
Катнашу өчен конкурс эше эскизын беркетеп, проект сайтында гариза тутырырга кирәк: formartpfo.ru.
Бер катнашучыдан һәр тематикада 3 заявка кабул ителә. Гаризалар 2025 елның 25 апреленә кадәр кабул ителә.
.