+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Түш кесәгә салып йөртерлек китап!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган чаралар үтте

Түш кесәгә салып йөртерлек китап!Түш кесәгә салып йөртерлек китап!
Түш кесәгә салып йөртерлек китап!

Театрда Ватанны саклаучылар көне, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көне һәм Факил Морзакаевның “Атнабайдан хикмәтле сүз” һәм “Атнабайҙан тапҡыр һүҙ” дигән китапларын тәкъдир итү булды. Китапларның төзүчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һәдия Дәүләтшина, Мифтахетдин Акмулла, Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, күренекле журналист, прозаик һәм тәрҗемәче Факил Морзакаев.

Аерым темаларга багышланган афоризмнар, әйтем-мәкальләр, фактлар тупланмалары бастыру – Факил Морзакаев эшчәнлегендә мө­һим юнәлешләрнең берсе. Моңа кадәр авторның “Батыр хакында сүз” (анда Салават Юлаев­ның тормыш һәм яу юллары, иҗаты турында галимнәр һәм әдип­ләрнең тирән мәгънәле, фәһемле фи­керләре тупланган), “Фәһем­ле фикерләр дөньясында” җыентыклары дөнья күрде. “Икмәк кадере” дигән җыен­тыкка төрле чыганаклардан алынган тирән мәгънәле фикерләр, мәкаләләр, әйтем­нәр, шигъри юллар тупланган. Ә инде бу кичтә тәкъдир ителгән­нәренә Әнгам Атнаба­евның җор фикерләре, афоризмлары тупланган.
Спектакль алдыннан театр­ның фойесында “Нур” театры артистлары әзерләгән әдәби-музыкаль тамаша булды: шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә җырлар яңгырады. Үзләренең җыр-моңнары белән Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вә­кил­ләре дә тамашачыны сөендереп, чарага ямь өстәде.
– Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигъриятнең солтаны булды. Без аның шигырьләрен яттан сөйләдек, үзе белән очрашу кичәләрен көтеп ала идек. Ә инде автографын алу зур бәхеткә тиң иде. Башкортстан китап нәшриятында эшлә­гәндә миңа Әнгам абый белән тыгыз хезмәттәшлек итү бәхете дә тиде. Мөхәррир буларак, аның “Җиз кыңгырау моңнары” китабын бергәләп чыгарырга насыйп булды. Ул аның 70 яшьлек юбилеена багышланган басма иде. Ул аны шатланып кабул итте. Автор үзе “Динә җан! Яшәсен иҗади дуслыгыбыз!” дип язып бүләк иткән китап – иң кадерле ядкәр­ләрнең берсе. Ул китап ша­гыйрьнең үзе исән чагында татар телендә чыккан бердәнбер китап булып тарихта калды.
Ә инде чирек гасыр узгач, иҗади дуслыгыбызның дә­вамы буларак, “Атнабайдан хикмәтле сүз” һәм “Атнабай­ҙан тапҡыр һүҙ” китаплары дөнья күрде. Бүген шушы китаплар тәкъдир ителә. Аларда Әнгам Атнабаевның афоризмнары, җор фикерләре туп­ланды. Китаплар шагыйрь­нең бертуган энесе Мәгъдән абый ярдәме белән дөнья күрде, ул сувенир – кесә китабы форматында чыкты. Атнабайның бер шигырендә шундый юллар бар: “Түш кесәгә салып йөр­тәсе бар үзебезнең туган туфракны”. Бүген тәкъдир ителгән китаплар да түш кесәгә салып, йөрәк түрендә генә йөртерлек. Бу китаплар республика китапханәләренә таратылды, күптән түгел узган “Күрдем чишмәләре” бәй­гесен­дә катнашучыларга бүләккә бирелде. Әнгам Атнабайның иҗаты озак еллар яшәсен! – диде китапның мөхәррире, нәш­рият ветераны Динә Морзакаева.
– Әнгам Атнабаев иҗаты һәркайсыбызның күңел тү­рендә яши. Аның шигърияте, драматургиясе бүген дә актуаль һәм үзенә җәлеп итә. Соңгы елларда аның иҗаты­на багышланган китаплар бер-бер артлы басылып тора, китап туйлары зурлап үткә­релә. Бүген дә шундый күркәм чарадабыз. Бу инде Әнгам Атнабаевның чын халык шагыйре икәнлеген тагын бер тапкыр ассызыклый. Килә­чәктә дә аның иҗатын барлыйк, зурлыйк, бөек ша­гыйребезнең иҗатын киләчәк буыннарга тапшырыйк, – диде Башкортстан Язучылар бер­легенең татар әдипләре берләшмәсе җитәк­чесе Руслан Сөләйманов.
“Сез белмәгән Атнабай” китабының җаваплы мөхәр­рире – филология фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары Милли-мәдәни ав­тономиясенең башкаручы директоры Альбина Хәлиул­лина, язучы, галим, әдәби тән­кыйтьче, филология фән­нәре докторы, профессор, Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты Рәиф Әмиров, Бөтендөнья татар конгрессы­ның Башкортстандагы вәкил­леге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин чыгышларында Әнгам Атнабаев иҗатының мәңгелек икәнен ассызыкладылар.
Спектакль алдыннан сәх­нәгә танылган журналист, язучы Факил Морзакаев чыгып, тамашачыларны янә китаплары белән таныштырды.
Бу көнне “Нур”га тәтеш­лелеләр дә килгән иде. Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән абый, район хакимияте вәкилләре һәм СВОда катнашучы ир-егетләрнең әниләре, хатыннары чакы­рыл­ган иде. Тәтешлелеләр, “Нур” театры җитәкчелегенә бүләк­ләр, күчтәнәчләр тапшырып, Әнгам Атнабаевның иҗатын саклауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ә инде бәйрәмнең өченче өлешендә тамашачы Әнгам Атнабаевның классик әсәргә әверелгән “Ул кайтты” спектаклен карады. Тамаша ахырында тамашачылар, күз яшьләрен сөртә-сөртә, ар­тист­ларны көчле алкышларга күмде.
 
Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас