+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уфада «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы узачак

Уфада 13-14 мартта «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы була.

Уфада «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы узачак
Уфада «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы узачак


Форум ел саен Башкортстан башкаласында 2021 елдан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм шәхсән катнашуы белән үткәрелә. Бу вакыт эчендә "Арт-Корылтай" илебез мәдәниятен үстерү трендлары турында фикер алышу өчен илдә иң эре мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Мәдәни форум эшендә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнашачак. Алар - Русия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты директоры Артем Горный, Зур Мәскәү дәүләт циркы генеральный директоры, Русиянең халык артисты Эдгард Запашный, «Сириус» урта махсус музыка мәктәбе директоры (Сочи шәһәре) Вадим Руденко, «Сталинград сугышы» музей тыюлыгы директоры (Волгоград шәһәре) Алексей Дементьев, Җиңү музее генеральный директоры ярдәмчесе (Мәскәү шәһәре) Варвара Ерохина, Мәскәү Губерна драма театры директорының проект һәм гастроль эшчәнлеген үстерү буенча урынбасары Игорь Колобов-Тесля, Белгород универсаль фәнни китапханәсе директоры урынбасары Светлана Бражникова һәм башкалар.

Форумга Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы старт бирәчәк, анда төбәкнең мәдәният өлкәсе җитәкчесе Әминә Шәфыйкова «Мәдәният» гомумдәүләт проектына йомгак ясаячак. Шулай ук «Финанс иминлеге – тармакны тотрыклы үстерү нигезе» секциясе эшләячәк.

14 мартта форумның «Бөек ил мирасы – Русиянең мәдәни суверенитеты нигезе» пленар утырышын һәм секцияләр эшен үз эченә алган эшлекле программасы узачак. «Арт-Корылтай» кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Урал Килсенбаев рәислегендә армия мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узачак.

«Арт-Корылтай» 14 мартта Русия пианисты, «Сириус» урта махсус музыка мәктәбе директоры, Мәскәү дәүләт академия филармониясе солисты, ике тапкыр П. И. Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреаты Вадим Руденко концерты белән тәмамланачак.

Фото: Башинформ.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас