+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ул – заман журналисты!

Милли китапханәдә Рәшидә Мәһәдиеваның 60 яше тулу уңаеннан “Заман һәм журналист” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды

Ул – заман журналисты!Ул – заман журналисты!
Ул – заман журналисты!

Рәшидә Мәһәдиева – Башкортстанда киң танылу алган шәхес. Ул “Ватандаш” журналының баш мөхәррире, Русиянең атказанган журналисты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре кандидаты.

Чарада юбилярның “Әйтер сүзем җитсен кешеләргә” китабын тәкъдир итү дә булды. Әлеге китапка авторның соңгы елларда вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләре һәм очерклары, интервьюлары, юлъязмалары, фәнни мәкаләләре, шигырьләре тупланган.
– Матбугатта кырык елга якын эшләгән чорымда язганнарымның төрлесе булгандыр. Төрле елларда гәзит-журналларда басылган мәкаләләремне, очерк һәм интервьюларымны карап чыккач, араларында бүген дә актуаль булганнары барлыгын аңлагач, аларны бер җыентык итеп чыгарырга кирәк дигән уй туды. Моңа кадәр шигырьләремне дә җыеп, аерым китап итеп бастырганым булмады. Шуңа күрә дә җыентыкның беренче бүлегендә шигырьләрем һәм җырларым тупланып бирелде, – диде Рәшидә Рәфкать кызы һәм китапның башка бүлекләре белән дә кыскача таныштырды.
Чарага, Рәшидә Мәһәдиеваның хезмәт­тәшләре, иҗатташ дуслары җыелды. Иртәнге якта Рәшидә Рәфкать кызына Рәми Гарипов исемендәге премия бирелсә, “түгәрәк өстәл” артында аңа Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа” бүләге тапшырылды.
“Түгәрәк өстәл”не Рәшидә Рәфкать кызы хезмәт баскычлары хронологиясе буенча үзе алып барды. Рәшидә Лотфуллина каләмен “Башкортостан пионеры” (хәзерге “Йәншишмә”) гәзитенә язышып чарлый, “Яшь хәбәрче” була. Тоташ бер чор балаларына каләмнәрен шомартуга, журналистикага килергә, үз-үзләренә ышанычны арттыруга ярдәм итүче Зөһрә Котлыгилдина була. Рәшидә Рәфкать кызы, остазына олуг рәхмәт сүзләре җиткереп, халкыбызның матур гореф-гадәте буенча затлы бүләк – мамык шәльяулык бүләк итте.
Рәшидә Мәһәдиева хезмәт юлын, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлагач, “Башкортостан пионеры” гәзитендә башлый.
– Нәкъ “Башкортостан пионеры”нда мин журналист буларак чыныктым. Ә инде “Йәшлек” гәзитендә бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарганда чын мәгънәсендә утны да, суны да кичтек, чөнки ул чор узган гасырның туксанынчы елларына туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, эшемне җиренә җиткереп башкарырга күнек­кәнмен. Бу гаиләдәге тәрбиядән килә. Әтием һәр эшен – мал карыймы, бакча үстерәме – матур итеп, яратып башкара иде, – диде Рәшидә Рәфкать кызы.
Арытаба Рәшидә Мәһәдиева “Неделя” нәшрият йортында шеф-мөхәррир, “Аҙна” гәзитенең баш мөхәррире, “Башкортостан” телерадиокомпаниясендә махсус проектлар редакциясенең баш мөхәррире, тәрҗемә һәм әдәби бүлек җитәкчесе, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгында электрон мәгълүмат чаралары секторы җитәкчесе булып эшләгәннән соң, 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр “Ватандаш” журналының баш мөхәррире йөген тарта.
Әйе, Рәшидә Мәһәдиеваның хезмәт юлы аның төрле шартларга тиз күнегә, кешеләр белән уртак тел таба, куйган максатларына ирешеп, үз юлыннан бара белүен раслап тора. Моны чарада сүз алган һәркем диярлек ассызыклады. Очрашу бик ихлас үтеп, күпләр күңел төпкелендәге хатирәләрен яңартты. Ә инде юбиляр, чәчәк гөлләмәләренә күмелеп, матур, ихлас теләкләр кабул итте.
Барлык булмышыннан тынычлык, зыялылык, үз-үзенә ышаныч бөркелеп, тирә-ягындагыларга ихлас нур сибүче Рәшидә Рәфкать кызын юбилее һәм югары бүләкләргә лаек булуы белән ихлас котлыйбыз! Киләчәктә дә аңа уңышлар, сәламәтлек телибез!
 
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас