“Моң һәм шигърият дөньясында” дип аталган иҗади бәйгене Дүртөйле шәһәр китапханәсе “Венеция” шифаханәсе белән берлектә үткәрде. Бәйрәмчә бизәлгән залда бу көнне милли киемнәрдәге ике фольклор ансамбль – Дүртөйленең “Әллүки” һәм Нефтекама шәһәренең “Ак калфак энҗеләре” көч сынашты. Әйтергә кирәк, ике ансамбль дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы канаты астында уңышлы эшләп килә. “Әллүки” 30 еллык юбилеен билгеләсә, “Ак калфак энҗеләре” — 16 ел сәхнәдә.
– Глобальләшү илләр һәм мәдәниятләр арасындагы чикләрне җуя барган заманда яшибез. Бу шартларда туган телне, гореф-гадәтләрне саклау һәр халык өчен мөһим бурычка әверелә, — дип билгеләп үтте чараның сценариен төзеп алып баручы баш китапханәче Алсу Әхмәтова. — Рухи мирасыбыз – ул бит үткәннәр белән бәйләнешебез дә. Мәдәни мирасны саклауда һәм киләчәк буыннарга тапшыруда фольклор коллективлары бәяләп бетергесез роль уйный. Бүген бездә шундый изге эшне алып баручы ансамбльләр кунакта. Гүзәл бәйрәмебез – 8 Март алдыннан алар җыр-моң, биюгә, җор сүзгә осталыкта ярышачак. Ә шифаханәдә ял итүчеләребез көярмәннәр булып, матур концертны да тамаша кылачак.
Иң башта ансамбльләр үзләре белән таныштырып үтте. Баксаң, аларның икесе дә Светлана исемле ханымнар җитәкчелегендә эшли икән! Светлана Фәүзи кызы Васикова — “Әллүки”, ә Светлана Хафиз кызы Вәлиева “Ак калфак энҗеләре” белән идарә итә.
Бәйгенең беренче турында ансамбльләр тел, мәдәният, халык мәкальләре, табышмаклар, риваятьләр турында һәм башка кызыклы сорауларга җавап бирде. Бу турда Нефтекама сылулары җиңү яулады. Әмма Дүртөйле гүзәлләре һич бирешергә теләмәде: җырлар бәйгесендә исәп тигезләште. “Әллүки” әгъзалары Зәвилә Шәрифуллина, Гүзәл Әхиярова, “Ак калфак энҗеләре”ннән Фәгыйлә Салихова, Светлана Хәбибуллина, Сурия Акмалова, Әдилә Сафиуллина моңлы тавышлары белән әсир итте. Дүртөйленең баянчысы Радик Хәйруллин һәм думбра остасы Рәсимә Сәмигуллина һәр көйне өздереп уйнап, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Әмма бәйгенең төп мәгънәсе шунда – яхшылар арасыннан иң-иңен сайлап алу. “Иң яхшы җырчы” исеменә Светлана Васикова лаек булды.
Җырлар бәйгесендә “Татар хатын-кызлары исемнәре кергән җырлар”ны яңгыратуда исә исәп бергә-бер булды. Мондый әсәрләр күп икән, вакыт кысалары комачау итмәсә, бәйгечеләр таңга кадәр җырлар иде!
Ике ансамбльдә дә каләм тибрәтүчеләр булып, шигырьләр бәйгесендә алар үзләренең иҗади җимешләре белән чыгыш ясады.
Мөгаен, иң күңеллесе халык биюләре бәйгесе булгандыр. Аның кысаларында Дүртөйле һәм Нефтекама талантлары нинди генә биюләр башкармады: татар, башкорт, урыс, көнчыгыш халыкларыныкын. Сәхнә киемнәре дә күзләрнең явын алырлык иде.
– Иң оста биючеләр дип башкорт халык биюен башкарган Ләлә Мөкминова (“Әллүки”), һинд биюен тәкъдим иткән Рәзилә Солтанова (“Әллүки”) һәм шәрык кызлары биюе белән мәйдан тоткан Рәфисә Әюпова (“Ак калфак энҗеләре”) танылды, — дип игълан итте жюри. — Ә бәйгегә гомум нәтиҗә шул: дуслык җиңде, ике команда да бертигез баллар җыйды.
– “Әллүки” дә, “Ак калфак энҗеләре” дә республикабызның мәдәни, иҗтимагый тормышында актив катнаша. Алар сәхнәдә чыгыш ясаудан тыш, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыюга да саллы өлеш кертә, — дип ассызыклады Алсу Әбүзәр кызы. — Бу гүзәл ханымнар солдатларыбызга җылы йон оекбашлар бәйли, маскировка челтәрләре үрә, шифалы үлән чәйләре җыя, токмач кисеп, тушенкалар әзерләп җибәрә. Бер сүз белән әйткәндә, алар чын ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә! Әлеге фольклор ансамбльләре яшен-картын берләштерә, мисал өчен, бүген иң өлкән кунагыбыз, Нефтекамадан килгән Рәфинә Минәҗетдиновага 82 яшь. Ул бик күп борынгы җырларны белә, яшьләргә өйрәтә, оста итеп челтәр бәйли. Мондый шәхесләргә сокланмый мөмкин түгел!
Бәйгедә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды, ә аннары бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Шул ук вакытта...
Бу көнне “Венеция” шифаханәсендә тагын бер истәлекле вакыйга – музейга нигез салу булды. Шифаханә җитәкчесе Зөлфия Зәкәрина әйтүенчә, бу уй күптән инде аның күңелен яулаган булган, ниһаять, мөмкинлек табып, бер бүлмәне шушы максатка әзерләгәннәр. Музейга иң беренче ядкәрләрне Светлана Васикова тапшырды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотосы.