+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кремль сарае гөрләп торды!

Кичә Мәскәүнең Кремль сараенда Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең беренче сольный концерты булды.

Кремль сарае гөрләп торды!
Кремль сарае гөрләп торды!


Коллектив илнең иң яхшы һәм абруйлы концерт мәйданчыкларының берсендә «Дөнья халыклары биюләре» юбилей программасын тәкъдим итте һәм 5 меңнән артык кешене җыйды.

Программаның беренче бүлегендә башкорт хореографиясе классикасы — «Зарифа», «Җиде кыз», «Төньяк амурлары» һәм Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан башка биюләр, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бию композицияләре тәкъдим ителде.

Гаскәровчылар концертының икенче бүлегендә дөнья халыклары: испан, казах, аргентина, кытай биюләре һәм башка матур куелышлар күрсәтелде. Тамашачылар әйтүенчә, Гаскәров исемендәге дәүләт ансамбле концерты Кремльдә башкорт мәдәнияте һәм сәнгатенең чын бәйрәменә әверелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Кремль сараенда ансамбль концерты алдыннан Герб фойесында башкорт мәдәниятенә багышланган зур экспозиция оештырылган иде. Күргәзмәдә курайның сихри тавышлары астында теләге булган һәркем башкорт тирмәсенең җылысын һәм җайлылыгын тоя алды. Милли кием киеп карарга һәм истәлекле фотолар ясарга да мөмкин иде.

Хатын-кызларның игътибарын ансамбль репертуарындагы биюләргә уникаль борынгы бизәнү әйберләре җәлеп итте: алар - 60 елдан артык элек куелган чиләкле башкорт биюенә хатын-кызларның күкрәк бизәнү әйберләре, «Аучы» һәм «Бакыр үкчәләр» биюләренә ир-егетләрнең билбаулары һәм «Заһидә» лирик биюенә кашмау баш киеме. Шулай ук экспозициядә тәкъдим ителгән борынгы тәңкәләр, мәрҗәннәр, чигүләр һәм ташлар белән бизәлгән башкорт традицион костюмы бар иде.

Шунысы мөһим: концерт башкорт мәдәнияте бәйрәме генә түгел, ә төбәк белән танышу, ватандашлар белән аралашу өчен иҗади мәйданчык та булды. Тамашачыларның күбесе, туган як мотивларын ишетеп, тыела алмады һәм биергә төште, ә ул тиз арада дуслык әйлән-бәйләненә әверелде.

Кремльдә узган концерт ансамбль өчен генә түгел, Башкортстан мәдәнияте өчен дә тарихи вакыйга булды. Кремль сараенда коллектив үзенең 85нче юбилей елы сезонын дәрәҗәле сәхнәдә сольный концерты белән япты.

Фото:пресс-служба ГААНТ им. Ф. Гаскарова / Эдуард Дильмухаметов

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас