Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның башкаладагы концертлары зур уңыш белән барды, "Яшьләр" мәдәният сараенда алма төшәрлек тә урын юк иде.
Җырчы быел да туган якка зур әзерлек белән кайткан. Концертның режиссурасы уңышлы, төрле эффектлар күзне камаштырмый, ә зәвыклы һәм урынлы булып хәтердә кала. Иң мөһиме - Ришатның кабатланмас тавышы, җанга рәхәт халыкчан моңы. Тамашачы аны алкышларга күмде, сәхнәдән җибәрмәде. Ә ул бу вакытта... чирле булган.
Бу хакта ул Телеграм-каналында сөйли:
«Дуслар, минем гайморит. Узган елда да булган иде, быел да килеп чыкты. Гайморит булгач, «отек» үпкәгә төшә. Шулар җыелып, ютәл килеп чыга, тавыш ярыларым утыра, арый. Әлегә дәваланам. Уфа тамашачыларыма бик зур рәхмәт. Без барыбер ерып чыктык. Концертлар бик әйбәт узды, авырганым сизелмәде дә», – ди ул.
Без Ришатка сәламәтлек, яңа уңышлар телибез!
Фото: "Татар информ"