Ярый үзләре түгел, ә машиналары.
Радик Юлъякшин (Элвин Грей) һәм аның командасының Яңа Уренгойга барганда салкыннардан транспортлары юлда туктап калган. Анда кичә көндез - 26, төнлә – 35 градус салкын булган.
«Яңа Уренгой! Кызганыч, бүгенге концертыбызны күчерергә мәҗбүр булдык. Сезгә килгәндә юлда көтелмәгән хәлгә юлыктык. «Тимер ат»ларыбыз кырыс салкыннарга чыдамады, техника туктап калды. Экстрен рәвештә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Сезгә һичшиксез килеп җитәчәкбез. Якын арада яңа датаны билгеләп, хәбәр итәрбез.
Шулай килеп чыкканы өчен гафу үтенәбез, аңлавыгызга өметләнәбез», – дип язды Элвин Грей үзенең Телеграм-каналында.
«Иң мөһиме – үзегезне саклагыз», – дип язалар аларга. Себергә яз көннәрендә, черки чыкканчы барсаң яхшы инде ул.
Фото: Радик Юлъякшинның шәхси архивыннан