+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

«АРТ-Корылтай» үз эшен башлады

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Уфада 13-14 мартта «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы уза.

«АРТ-Корылтай» үз эшен башлады
«АРТ-Корылтай» үз эшен башлады


Форум ел саен Башкортстан башкаласында 2021 елдан бирле республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме һәм шәхсән катнашуы белән үткәрелә. Бу вакыт эчендә "АРТ-Корылтай" илебез мәдәниятен үстерү трендлары турында фикер алышу өчен илдә иң эре мәйданчыкларның берсенә әверелде.

Мәдәни форум эшендә мәдәният эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнаша.

Бүген форумга Башкортстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы старт бирде, анда республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты җитәкчесе Урал Килсенбаев, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова һәм башкалар катнашты.

Урал Килсенбаев Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында ассызыклаганча, республиканың мәдәни учреждениеләре бердәм фронт булып Югары башкомандующийны, Русия Президенты Владимир Путинны хуплыйлар.

- Сибай концерт-театр берләшмәсе артистлары СВО зонасына «Шәйморатов генерал» җыры белән китте һәм күпләрне үз илләрен якларга рухландырды. Бу батырлыкның чын символына әверелде. Бүген авыл клубларында һәм китапханәләрендә маскировка челтәрләре үрү һәм гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче штаблар эшли. Бездә бу эшкә җәлеп ителмәгән бер генә клуб та калмады. Бу безнең өчен бик мөһим, һәм без бу тырышлыкны сакларга тиеш, — диде Урал Килсенбаев.

Беренче вице-премьер шулай ук билгеләп үткәнчә, былтыр Башкортстан мәдәни чараларга килүчеләр саны буенча ил төбәкләре арасында икенче урынны алган. "Русия Мәдәният министрлыгының төрле рейтингларында безнең республика иң яхшы төбәкләрнең бишлегенә керә. Бу казанышлар безнең өчен бик мөһим, һәм без үзебезнең мәдәният өлкәсе белән горурланабыз", — диде ул.

Төбәкнең мәдәният өлкәсе җитәкчесе Әминә Шәфыйкова «Мәдәният» гомумдәүләт проектына йомгак ясады.
Форумда, шулай ук, «Финанс иминлеге – тармакны тотрыклы үстерү нигезе» секциясе һәм "Мәдәният өлкәсендә социаль проектлау: грантка кадәр 5 адым" стратегик сессиясе эшләячәк.
Форум үз эшен иртәгә дә дәвам итәчәк.

Фото: Валерий Шахов

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: