"Башкорт хуҗабикәсе"н йорт хуҗалары табын корып каршы алган.
"Динараның Ринат Рәхмәтуллинга кияүгә чыгарга теләвен ул вакытта җитдигә алмадым", - ди Динараның әнисе Эльмира. "Аннан соң инде ризалашып беттем. Башта каршы килеп алдым, үзем сөендем дә инде. Әтидән (Динараның дәү әтисеннән) курыккан идек без, дөресен әйткәндә. Әмма ул, киресенчә, риза булды", - ди ул.
«Бераздан ташлар дип курыкмадыгызмы? Ринат абыйның «ловелас» репутациясе дә бар иде бит әле", - ди блогер.
"Чынлап әйтәм – курыкмадым. Беренче очрашуда ук ул миңа шундый якын булды. Кеше әйтә иде инде, ә минем, киресенчә, аның турында начар уйлаганым булмады. Бик әйбәт кеше ул. Иң яраткан киявебез", - ди Рәхмәтуллинның әбисе.
фото: видеодан скриншот