+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уфада армия мәдәнияте көннәре узачак

Бүген «Арт-Корылтай» кысаларында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, форумның оештыру комитеты җитәкчесе Урал Килсенбаев рәислегендә армия мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Уфада армия мәдәнияте көннәре узачак
Уфада армия мәдәнияте көннәре узачак


Русия Федерациясе Оборона министрлыгының "Армия мәдәнияте көннәре" проекты белән министрлыкның мәдәният департаменты директоры Артем Горный видеоэлемтә аша таныштырса, планлаштырылган төп чаралар турында мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы, проект координаторы Ольга Фаллер сөйләде.

- Армия мәдәнияте көннәрен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы кысаларында узуы да зур әһәмияткә ия. Форум максатларының берсе - безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне яклаучыларның хәтерен саклау, - диде Ольга Влдамировна һәм армия мәдәнияте көннәре кысаларында планлаштырылган төп чаралары белән таныштырды.

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова армия мәдәнияте көннәренә багышланган чараларның әзерлек планы хакында сөйләде.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас