Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бу көннәрдә "Тишек носки" дип аталган яңа программасы белән республикада гастрольдә. Аның төркемен һәркайда тулы заллар, күтәренке кәеф белән каршы алалар.
Бөредә дә шулай булган. Әмма биредә аның төркемендәге сәхнәдә ут чыгарып биюче Альберт Әхмәтов аяк бармагын сындырган, шулай ук аяк сөягенә дә зыян килгән. Хәзер биюченең аягында – гипс. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Башкортстанның Бөре шәһәрендә концерт куйдык. Альбертыбыз аяк бармагын сындырды. «Ай хай еммая» җырын җырлаганда булды бу хәл. Минем «самый преданный» шәп биючем сәхнәдә биегәндә, ялгыш кыек баскан», – ди ул.
Артист хезмәтенең без күргән өлеше генә күңелле. Аларның һәрберсенә сәламәтлек телик.
Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.