Данис сәхнәгә менде һәм җырчы белән кочаклашып күреште. Моның видеосы киң таралды.
Әлеге вакыйгадан соң Данис Габделфәт Сафинның башка концертларында да күренә башлаган. Ул хәзер сәхнәгә тулы хокуклы «Габделфәт Сафин» булып, нәкъ аныкы кебек киемнәрдән, кулына микрофон тотып чыга. Алар җырчы белән сөйләшеп ала. Баксаң, Данис Башкортстанның Благовар районыннан икән. 1970 елгы. "Шул елларда әти анда шабашкада эшләп йөрде", - ди Габделфәт, көлеп.
Кыскасы, "игезәкләр" ДНК анализы үткәрергә булган. Нәтиҗәсен Габделфәт Сафин үзенең концертында игълан итәргә вәгъдә биргән.
Халык усал инде. Бәлки, әле теге ирнең әтисе Габделфәтнеке дә булып чыгар, кем белә, дип язучылар да бар.
Фото: видеодан скриншот