+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Ифтарлар бизнес төренә әйләндеме?

Бу көннәрдә иң еш күтәрелгән тема түләүле ифтарлар турындадыр, мөгаен. Бер җырчы ифтарга керүне - 2500 сум, икенчесе 8200 сум итеп куйды, дип язучылар бар...

Ифтарлар бизнес төренә әйләндеме?
Ифтарлар бизнес төренә әйләндеме?
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да үз фикерен белдергән.

Бу җәһәттән Дилә һәм аның абыйсы Булат Нигъмәтуллиннар оештырган чараны да искә алганнар. Шуңа җырчының ачуы килгән.

«Кичә бер пабликның түләүле ифтарлар темасына ясалган язмасына юлыктым. Имеш, ифтарларны бизнеска әйләндереп бетергәннәр. Анда абый белән мин оештырган чара да искә алына.

7 март көнне без абый белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик матур чара уздырдык. Әлбәттә инде, бу бәйрәм түләүле иде. Өстәвенә, чара ресторанда узды, һәм аңа меню бәясе дә керде. Бу дата Рамазан аена туры килү һәм әйләнә-тирәбездә күпләр ураза тоту сәбәпле, без аны ифтар форматында уздырырга булдык. Мәҗлескә хәзрәт килде, сүрәләр укыдык, авыз ачтык. Аннан соң инде бәйрәм чарасы булды.

Бу чараның хәйрия ифтарларына бернинди катнашы да юк. Без аларын да уздырабыз. Мәсәлән, Рамазан ае башында мәчеттә 75 кешелек ифтар ашы үткәрдек. Аларны ел саен үткәрәбез.

Без ифтарларга кызлар белән дә җыелышабыз, һәм үзебез өчен үзебез түлибез», – ди Дилә Нигъмәтуллина.

Ә түләүле ифтарлар үткәрелә ул. Сезне дә чакыралармы? Алар турында фикерләрегезне языгыз әле.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: